Эчтәлек

1975 елда ачыла.

Оештыручысы һәм директоры (1987 елга кадәр) Г.А.Стефановский; аның инициативасы белән ТАССР Рәссамнар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы, «Татнефть» берләшмәсе тарафыннан сатып алынган һәм бүләк итеп бирелгән 300 ләп әсәрдән коллекция туплана.

Башта галерея 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә эшли, 1985 елдан махсус төзелгән яңа бинада урнаша. Экспозиция мәйданы (4 залны кертеп) 670 м2 га якын, вакытлы күргәзмәләр залы 170 м2. Әлмәт картиналар галереясы комплексына 2 нче балалар сәнгать мәктәбе керә (1989 елда оешкан), аның өчен галерея бинасына янкорма төзелә. Коллекциядә 1000 нән артык саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән 476 – рәсем сәнгате, 232 – графика, 45 – сынлы сәнгатькә караган коллекцияләр. Җирле мәдәни ландшафтның үзенчәлекле табигатен чагылдырган, Татарстанның, татар халкының һәм районның хәзерге тормышын, тарихы белән бәйле образларын, сюжетларын сурәтләгән, Әлмәт шәһәре төзелешен һәм нефть табылган урыннарны өйрәнү темаларын яктырткан картиналар, сынлы сәнгать әсәрләре куелган. Араларында XIX йөз рәссамнарының (Л.Х.Лагорио, А.М.Кокорев), СССРның халык рәссамы Н.Н.Жуков, рәсем сәнгате академиклары Х.Г.Якупов һәм П.П.Соколов-Скаль, Татарстан рәссамнары Б.И.Урманче, И.К.Зарипов, А.Ә.Абызгилдин, Р.Х.Нигъмәтуллина, С.О.Лывин, Н.Д.Кузнецов, Л.А.Фәттахов, И.М.Хәлиуллов, Х.Х.Хәйдәров, шулай ук татар үрнәкләре төшерелгән декоратив-гамәли сәнгать (күн мозаикасы һ.б.) әсәрләре бар.

Әлмәт картиналар галереясы филиалы Сарман районының Җәлил посёлогында ачыла (1981).

Күчерелмәле өстәл календаре, «Әлмәт картиналар галереясы рәсем сәнгате җыентыгы» (Әлмәт, 2000) басмалары галерея тырышлыгы белән дөнья күрә.

Әдәбият

Муратшин Х. Альметьевск // Художник. 1976. № 9; Ларин В. Приобщение к прекрасному // Нефтяник. 1977. № 5.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова