Эчтәлек

1999 елның 29 августында ачыла, «Казан» милли мәдәният үзәге структурасына керә. 1873 елда Ф.И.Шаляпин чукындырылган Богоявление чиркәве янындагы чаң манарасы бинасында (1897 ел, архитектор М.Д.Михайлов; псевдорус стилендәге архитектура истәлеге) урнаша, мәйданы 67,5 м2. Тупланманың нигезен (480 гә якын саклау берәмлеге) танылган Петербург коллекционеры Ю.Ф.Котляровтан сатып алынган экспонатлар тәшкил итә. Экспозиция залның периметры буенча җиһазландырылган; анда документлар, шул исәптән Шаляпинның автографлары, фоторәсемнәр, сирәк очраучы пластинкалар, открыткалар, афишалар, XIX–ХХ йөзләр чигендәге типологик әйберләр: рояль, шәмдәлләр, вазалар һ.б. урнаштырылган. Кыйммәтле экспонатлар арасында — Шаляпинның әтисе фоторәсеме куелган алтын медальон, артистның Петербургтагы фатирыннан китерелгән икона.

Шаляпин камера залы каршында әдәби-музыкаль клуб, «Мәдәният, музыка, театр һәм сынлы сәнгать дөньясына тәүге адымнар» балалар студиясе эшли.  2007 елда ябыла.

Директоры — И.А.Эделева (1999–2007).

2016 елдан «А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее»ның 2 нче катында И.Ф.Шаляпинның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция эшли башлый. Коллекциядә Ф.И.Шаляпинның 87 берәмлек шәхси әйберләре, ул яшәгән чорга караган 4 меңнән артык тарихи ядкәрләр тупланган.

Әдәбият

Эделева И. Один из символов Казани // Казань. 2002. №11/12; 

Эделева И. Примета духовной традиции и Камерный Шаляпинский зал // Казань. 2002. №11/12, 58–61 б.