- РУС
- ТАТ
Казанда СССР Фәннәр академиясе президиумы карары (1969) нигезендә 1916–1968 елларда Арбузовлар гаиләсе яшәгән бинада оештырыла. 1971 елда А.Е.Арбузов музей-йорты буларак ачыла. 2001 елдан, Б.А.Арбузов та бу йортта 1955 елга кадәр яшәгәнен истә тотып, хәзерге исем белән атала.
Музей XX йөз башында төзелгән бер катлы аерым йортны били. Мемориаль зонага шулай ук Арбузовлар гаиләсе утырткан бакча керә. Гомуми мәйданы – 590 кв.м, шул исәптән 285 кв.м – йорт мәйданы.
Музей бинасы – Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объекты (1987 елдан).
Академиклар А.Е. һәм Б.А. Арбузовлар музей-йорты. Кунак бүлмәсе. 2020
Музей коллекциясендә 29 меңгә якын саклау берәмлеге, шул исәптән 27 мең оригинал әйбер исәпләнә. Алар А.Е.Арбузов, аның балалары, оныгы, шулай ук К.Л.Мюфке, Н.П.Гречкин шәхси фондларына бүленә.
Музей даими эшләүче ике экспозицияне – шул замандагыча җиһазландырылган бүлмәләрне (кунак бүлмәсе, ашханә, йокы бүлмәсе, аш-су әзерләү урыны, веранда, Б.А.Арбузовның эш кабинеты), Арбузовларның фәнни, иҗтимагый, педагогик һәм дәүләт эшчәнлеген чагылдырган тарихи-биографик экспозицияләрне эченә ала.
Музей тупланмасында А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар фәнни хезмәтләренең кулъязмалары, истәлекләре, илебез һәм чит ил галимнәре – И.П.Бардин, С.И.Вавилов, П.Л.Капица, А.Н.Несмеянов, О.М.Нефёдов, Б.Е.Патон, А.Тодд (Англия), Я.Михальский (Польша) һ.б. белән язышкан хатлары; автографлар язылган китаплар; А.Е.Арбузов, Н.Е.Арбузова-Мюфке, К.Л.Мюфкеларның сынлы сәнгать әсәрләре; шәхси әйберләрдән А.Е.Арбузовның скрипкасы, Парижда бирелгән Мактаулы зур көмеш медаль (1969), Казанның шәрәфле гражданы медале һәм таныклыгы, Б.А.Арбузовка Гданьск университетының шәрәфле докторы булып сайлангач бирелгән мантия һәм баш киеме һ.б. саклана.
Төрле елларда музей белән Ф.Г.Вәлитова, В.М.Зороастрова, Н.П.Гречкин, Н.А.Чадаева (җәмәгать эше тәртибендә), Н.М.Гайдукова җитәкчелек итә. 2010 елдан музей мөдире – Н.С.Кореева.
Академик А.Е.Арбузов в Казани: буклет. Казань, 1977.
Материалы свода памятников истории и культуры РСФСР. Татарская АССР. М., 1984. Ч. 1.
John H. Wottz. Chemistry museums of Europe // Chemtech. 1982. April.
Гайдукова Н.М., Кореева Н.С. Дом-музей академиков А.Е. и Б.А. Арбузовых. Казань, 2003.
Гайдукова Н.М., Кореева Н.С. Дом-музей академиков Арбузовых в Казани // Музеи Российской академии наук. Альманах. Вып.8. М., 2009.
Автор – Н.М.Гайдукова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.