Алабуга шәһәрендә М.И. Цветаева һәйкәле. 2002

Скульпторлары – А.В.Головачёв, В.А.Демченко

Комплекс составына М.И.Цветаева һәйкәле урнаштырылган (2002, скульпторлары А.В.Головачёв, В.А.Демченко) мемориаль мәйдан, М.И.Цветаеваның әдәби музее, М.И.Цветаеваның хәтер йорты, «Көмеш дәвер» китапханәсе керә.

Алабуга шәһәрендә М.И.Цветаева әдәби музее. Экспозиция фрагменты

М.И.Цветаеваның әдәби музее 1990 елда шагыйрә И.В.Лимонова башлангычы белән оештырыла.

2003 елның 29 декабрендә Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгының структур өлеше буларак ачыла.

Музейның фәнни концепциясе авторы — Е.В.Поздина, сәнгать проекты авторы — Р.М.Сәлахов. Ике катлы йортта (XIX йөзнең 2 нче яртысы) урнашкан. Экспозиция мәйданы — 94,8 м2, фондларында 269 саклау берәмлеге исәпләнә.

Экспозиция 4 залда оештырылган. М.Цветаеваның балачак елларына багышланган 1 нче бүлектә аның беренче «Кичке альбом» («Вечерний альбом», М., 1910) шигырьләр җыентыгының репринт басмасы, Цветаевлар гаиләсе әгъзаларының фоторәсемнәре куелган. 2 нче зал экспозициясе Цветаеваның XX йөз башындагы иҗаты, шагыйрәнең эмиграциядәге (Чехия, Франция) һәм туган ягына кире кайтканнан соңгы тормышы белән таныштыра. Экспонатлар арасында замандашларының (А.Блок, А.Ахматова, Н.Гумилёв, Б.Пастернак һ.б.) басмалары, М.Цветаеваның эмиграциядә нәшер ителгән әсәрләре: «Патша-кыз» («Царь-девица», Берлин, 1922) әкият-поэмасы, «Аерылышу» (Берлин, 1922) шигырьләр җыентыгы; Цветаеваның әсәрләре басылган «Перезвоны», «Воля России», «Вёрсты» журналлары (1922–1927); улы Георгий тууы турында метрика кенәгәсеннән өземтә күчермәсе, М.Цветаеваның, иренең эшен яңадан карау турында НКВДның тикшерү бүлегенә һәм эчке эшләр халык комиссары Л.П.Берия исеменә язган хаты, улының көндәлек язулары, Алабугадагы фатир хуҗабикәсенең хатирәләре һ.б.; шулай ук аның шәхси әйберләре: чәчәкле бизәк төшкән тәлинкә, чәй кашыклары, камея, язу кәгазьләре бар. «Эвакуация — Алабуга» экспозициясе бүлегендә 1940 еллар провинциаль совет шәһәрчегенә хас йортның интерьеры торгызылган. Хәтер залы экспозициясендә Цветаеваның СССРда нәшер ителгән беренче шигырь җыентыклары; дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләре; Цветаева турында китап авторларының автографлары куелган китаплар урын алган.

Музейда М.Цветаеваны искә алу (31 август), Халыкара Цветаева укулары (2002 елдан), «Цветаева учаклары» («Цветаевские костры») поэзия кичәләре уза.

Музей директорлары: Л.Г.Мокшина (2003–2005), Е.В.Поздина (2005–2009), С.Г.Әндәрҗанова (2009–2010), Р.Р.Брускова (2010–2012), Е.А.Кашапова (2013 елдан).

Алабуга шәһәрендә М.И.Цветаеваның Хәтер йорты. Гомуми күренеше

М.И.Цветаеваның хәтер йорты 2005 елның 4 июнендә ачыла.

1941 елның августында шагыйрә гомеренең соңгы 10 көнен уздырган бер катлы агач йортта урнашкан.

Экспозиция мәйданы — 50,2 м2, фондларында 188 саклау берәмлеге исәпләнә. Зал, Цветаева улы белән яшәгән бүлмәләр, аш-су бүлмәсе интерьерлары П.С.Волков (йорт хуҗаларының оныгы) тасвирламасына нигезләнеп торгызылган. Йортның верандасында урнаштырылган витриналарда — М.Цветаеваның Алабугадагы тормышын яктырткан документлар: эвакуацияләнүчеләр исемлеге, йорт кенәгәсеннән өземтә, улының көндәлегеннән өзек, үлеме алдыннан язып калдырган сүзләре һ.б.ның күчермәләре. Иң мөһим экспонатлар арасында — М.Цветаеваның куен дәфтәре.

Йортка мемориаль такта куелган (1980).

«Көмеш дәвер» китапханәсе 2005 елның 4 июнендә ачыла.

Гомуми мәйданы 256,5 м2 булган ике катлы йортта урнашкан. Фондларында 6 меңнән артык китап саклана, аларның күбесе М.Цветаева замандашларының (Б.Пастернак, О.Мандельштам, Н.Гумилёв, А.Ахматова һ.б.) әсәрләре.