Эчтәлек

ТАССР Министрлар Советының «Татарстан АССРда Болгар шәһәрлеге нигезендә дәүләт тарих-архитектура саклаулыгы булдыру» (1969, 14 апрель) һәм «ТАССРда архитектура истәлекләрен саклау һәм төзелеш алып бару зоналарын билгеләү» (1969, 7 ноябрь) карарлары нигезендә Спас районы территориясендә оештырыла.

Башта аның составына Болгар һәм Суар шәһәрлекләренең археологик һәм тарихи-мәдәни истәлекләре, Биектау районының Камай авылындагы, Алексеев районының Биләр авылындагы, Болгар шәһәрендәге төбәкне өйрәнү музейлары керә. 1992 елда үзгәртеп кору барышында аннан Биләр тарих-археология һәм табигать музей-саклаулыгы, Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы аерып чыгарыла. Хәзерге көндә саклаулыкның гомуми территориясе 550 га, шул исәптән саклау зонасы 505 га мәйданны алып тора. Музейның гомуми мәйданы 1742 м2, шуның 789,4 м2 өлешен күргәзмә-экспозицияләр били.

Музейның төп фондында 87236 саклау берәмлеге-экспонат исәпләнә, шулардан 55888 берәмлек – археология, 10839 ы – нумизматика, 1047 се – этнография, 77 се – гамәли сәнгать, 81 е – сынлы сәнгать, 242 се – графика, 10 сы – скульптура ядкәрләре, 13735 е – фотосурәт, 4966 сы документларга карый. Саклаулыкта табылган әйберләрнең бер өлеше Тарих музеенда (Мәскәү), Эрмитажда (Санкт-Петербург), ТР Милли музеенда, Финляндиянең Милли музеенда (Хельсинки), Болгар шәһәре тарих музеенда һ.б. урыннарда саклана. Саклаулык составына Ага Базар, Әрмән колониясе, Болгар шәһәрлеге, Суар шәһәрлеге, Танкеевка каберлеге һ.б. археологик объектлар, шул исәптән Рабига күле, Туйбикә коесы, Габдрахман сәхәбә коесы керә.

ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы музей-саклаулык федераль әһәмияткә ия, ТРда аеруча мөһим тарихи-мәдәни объект булып санала. 1998 елда саклаулык истәлекләре комплексы ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәният мирасы исемлегенә кертелә.

Болгар истәлекләре комплексы нигезендә төрле фәнни-тикшеренү һәм тарихи-төбәкне өйрәнү эшләре алып барыла. Саклаулыктагы истәлекләрне өйрәнү, тикшеренү эшләре XVIII йөзнең беренче яртысыннан башлана. XIX йөз уртасыннан археологик казу, 1950 еллардан тарихи-архитектура тикшеренүләре, 1960 елдан реставрацияләү эшләре алып барыла. Комплекста Болгар җамигъ мәчете, Көнчыгыш төрбә, Төньяк төрбә, Ак пулат, Кара пулат, Көнчыгыш пулат, Кызыл пулат, Кече манара, Хан төрбәләре һ.б. архитектура истәлекләре калдыклары саклана. Музей-саклаулык комплексына кергән истәлекләр мөселманнарның зиярәт кылу урынына әверелә.

Әдәбият

Шмидт А. Архитектурные чертежи развалин древних Болгар. Казань, 1827.

Березин И.Н. Булгар на Волге. Казань, 1853.