Эчтәлек

Беренче булып әдәби әсәрләрне өч төргә – эпос, лирика һәм драма төрләренә Аристотель аера. Аннары бу өч төр тагын да ваграк төрләргә бүленә.

Эпик жанрларга – эпопея, роман, повесть, хикәя, новелла, очерк, эссе; лирик жанрларга – ода, элегия, эпитафия һ.б. кертелә. «Урталыкта калган» лиро-эпик жанрларга баллада, поэма, мәсәл керә.

Драматик жанрларга драма, комедия, трагедия, водевиль һ.б.ны кертәләр.

Соңрак жанр төшенчәсе әдәби әсәрнең үз төре белән тәңгәлләштерелә. Жанрларны төрләргә бүлү процессы әле дә дәвам итә. XX йөздә жанрның яңа билгеләмәләре барлыкка килә: «криминаль роман», «лирик эпиграмма» һ.б.

Рус поэзиясендә төп жанрлар классицизм дәверендә – антик әдәбият, прозада – Көнбатыш романнары һәм повестьлары йогынтысында формалаша.

Татар поэзиясендә жанрлар, гарәп поэзиясе формаларын һәм гарәп-фарсы поэтикасын үзләштереп, урта гасырларда ук барлыкка килә (шул исәптән касыйдә, газәл, мәдхия, робагый).

Татар прозасында жанрларлар системасы рус әдәбияты йогынтысында формалаша.

Татар әдәбиятының үзенчәлекле үз жанрлары да бар: нәсер, бәет.

Әдәбият

 Хатипов Ф. Эпик жанрлар. К., 1973;

Пронин В.А. Теория литературных жанров. М., 1999;

Шарипов А. Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII-XIV вв.). К., 2001.                             

Автор  –  В.Х.Ганиев