Эчтәлек

Әдәби алынмалар куллану татар әдәбиятына да хас.

Урта гасыр татар әдәбиятында, гомумән, иҗади башлангыч икенче планда була; язучы үз бурычын мәгълүм сюжет һәм мотивларны үзенчә эшкәртеп файдалануда, аларны яңа эчтәлек белән тулыландыруда, билгеле сәнгати алымнарны кабат яңартуда һәм башканы күрә. Тема һәм сюжетлар чыганагы булып фарсы-таҗик һәм гарәп әдәбияты әсәрләре тора: Фирдәүси, Гомәр Хәйям, Низами, Сәгъди, Руми һәм башкалар. Әйтик, Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы – Низаминың шул исемдәге поэмасының ирекле тәрҗемәсе. Сәйф Сараиның «Гөлестан би-т-төрки» поэмасы фрагментлары Сәгъди «Гөлестан»ының аерым өлешләренә нәзыйрә буларак язылган. Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» фәлсәфи поэмасы нигезенә Гаттарның киселгән баш риваяте белән бәйле булган «Җөмҗөмәнамә»поэмасы сюжеты салынган. Гаттар поэзиясенең образлары һәм мотивлары Мәхмүд Болгари, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни, Каргалый һәм башкалар әсәрләрендә дә кабатлана.

«Мең дә бер кичә» җыентыгына кергән гарәп әкиятләре персонажлары, сюжетлары, символик детальләре һәм башка сәнгати компонентлары татар әдәбиятында XX йөз башына кадәр яшәп киләләр. Мәсәлән, К.Насыйриның «Гөлрөх һәм Камәрҗан» романы «Мең дә бер кичә»гә кергән «Кәмареззаман вә Саидаи Будур» хикәясенә барып тоташа. Шулай ук аның «Кырык вәзир» әсәренең үзәгендә – «Шаһзадә һәм җиде вәзир» («Мең дә бер кичә») циклының бер үк персонажы – үги анасы тарафыннан нахакка рәнҗетелгән шаһзадә.

XIX йөздә татар язучыларының һинд мәдәнияте белән кызыксынуы көчәя. Борынгы һинд мифлары һәм әкиятләре тупланмасы «Панчатантра» әүвәл урта иран (пәхләви) теленә «Кәлилә вә Димнә» исеме белән тәрҗемә ителә. VIII йөзнең икенче чирегендә әл-Мокаффәгъ аны шактый үзгәртүләр, өстәмәләр белән гарәпчәгә күчерә. Бу ядкәр мөселман Көнчыгышына гына түгел, ә бөтен дөньяга таныла. Андагы әсәрләрнең фарсы һәм гарәп версияләре нигезендә яңа әсәрләр барлыкка килә. 1880 нче елларда Г.Фәезханов тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кәлилә вә Димнә»нең варианты яңа мотивлар, детальләр, оригиналь драматик ситуацияләр, образларның үзенчәлеге белән аерылып тора һәм ул татар мәдәниятендә чагыштырмача мөстәкыйль идея-эстетик әһәмияткә ия була.

Татар әдәбияты үзе дә әдәби алынманың чыганагы булырга мөмкин. Мәсәлән, Сәйф Сараиның берничә шигыре – үзенең замандашлары (Тугълы Хуҗа, Хәсән Угылы, Харәзми һ.б.) газәл һәм касыйдәләренә язылган нәзыйрәләр.

XX йөз татар әдәбиятында әдәби алынманың асылы үзгәрә. Ул әдәби аллюзия рәвешен алып, нинди дә булса сәнгати феноменга, традициягә, теге яки бу язучының иҗатына, культуралар төренә һәм башка ишарә булып тора. Г.Тукай, Н.Думави, Ш.Бабич, С.Рәмиев шигъриятендә классик гарәп поэзиясеннән килгән кояш, ай яктысы, йолдызлар, бакча, шәм һәм башка символик образлар очрый; Г.Исхакыйның «Теләнче кыз» романы героинясы Кол Гали поэмасының герое Йосыф белән чагыштырыла, андагы бай татар хатын-кызларының очрашу күренеше «Кыйсса-и Йосыф»тагы ситуацияне хәтерләтә.

Татар язучылары әсәрләрендә рус һәм Көнбатыш Европа авторлары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой, У.Шекспир, Д.Байрон, Г.Гейне һәм башкалар иҗаты, А.Шопенгауэр, Ф.Ницше, В.Соловьёв фәлсәфәсе белән төрле типтагы багланышлар (шул исәптән әдәби алынма характерындагы да) күзәтелә, мәсәлән, аңлы рәвештә әдәби-сәнгати үрнәк тудыру (Г.Тукайның «Пушкиннан», «Шагыйрьгә (Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең бер нәсыйхәте)» шигырьләре), үз әсәренә бүтән текстның өзекләрен (Гали Рәхим әсәрләрендә Ф.Ницшедан цитаталар) кертү һ.б.

Әдәби алынма әдәби процессның бер күренеше булып, шул чор өчен актуаль традициягә ишарә ясыйлар. Әдәби алынманы башка автор язган әсәрне үзенеке итеп чыгаруга корылган плагиаттан аерырга кирәк.

Әдәбият

Нигматуллин Э. Раздвигая века и границы: К вопросу о связях татарской литературы первой трети ХХ в. с литературами Западной Европы. Казань, 1978;

Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. Казань, 1993;

Нигматуллина Ю.Г. Типы культур и цивилизации в историческом развитии татарской и русской литератур. Казань, 1997.

Авторлар – Х.Й.Миңнегулов, В.Р.Әминова