1926 елда языла, 1928 елда яңа редакциядә басыла.

Татар театрының милли репертуарында күренекле урын алып тора. Әсәрдә революциядән соңгы елларда әхлакый ориентирларын югалткан татар буржуазиясе вәкилләренең язмышы чагылыш таба.

Спектакльнең премьерасы 1926 елның 9 декабрендә була. Аны сәхнәгә автор үзе куя. Рольләрне башкаручылар: З.Солтанов (Мисбах), Н.Сакаев (Нуретдин), К.Тинчурин (Батырхан), Н.Арапова (Рокыя), Ф.Ильская (Дилбәр), Ш.Шамильский (Даут), Х.Сәлимҗанов (Сөнгать).

Башта пьеса «Ишкәксез» исемендә була, 8 картинадан тора һәм 2 кич дәвамында уйнала. 1928 елда «Җилкәнсезләр» не Г.Девишев бераз кыскартып куя; Нуретдин ролен Х.Әбҗәлилов, Батырханны Ш.Шамильский башкара. Аннан соң «Җилкәнсезләр» Татар академия театрында берничә мәртәбә куела: 1933 елда, режиссёр – С.Булатов, Батырхан ролендә – М.Мутин; 1958 елда, режиссёр – Ш.Сарымсаков, рольләрне Х.Әбҗәлилов (Мисбах), Г.Шамуков (Нуретдин), Ф.Колбарисов (Батырхан), Ш.Әсфәндиярова (Дилбәр), А.Хәйруллина (Рокыя), Х.Сәлимҗанов (Зәйнетдин) башкара. Спектакльнең режиссёры һәм актёрлар Х.Әбҗәлилов, Ф.Колбарисов, А.Хәйруллина ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1969 елда пьеса Казан Зур драма театры сәхнәсендә куела (русчага Р.Зәйнуллин тәрҗемәсе), режиссёр – Ш.Сарымсаков, рольләрне С.Ярмолинец, Ю.Федотов (Батырхан), В.Остропольский (Нуретдин), Г.Егоров (Мисбах), П.Маслов (Зәйнетдин), В.Кешнер (Нияз), М.Кобчикова (Дилбәр), Г.Ишкова, Ю.Карева, Л.Маклакова (Рокыя) башкара.

1984 елда пьеса Әлмәт татар драма театрында куела (режиссёр Р.Абдуллаев).

Автор – И.И.Илялова