Эчтәлек

Язылу вакыты ягыннан Афанасий Никитинның «Өч диңгез артына сәяхәт» («Хождение за три моря») дип аталган язмаларыннан кала Һиндстан турындагы икенче әсәр.

Төп нөсхәсе табылмаган.

«Хатирәләр»нең берничә күчермәдә билгеле булуы аның татарлар арасында киң таралганлыгын күрсәтә. 2 күчермә буенча И.Н.Березинның («Төрек хрестоматиясе» – «Турецкая хрестоматия». Т. 2, 1862 ел), Г.С.Саблуковның («Ике хаҗинең юлъязмалары» – «Путевые записки двух хаджиев», 1862 ел), «Борынгы татар әдәбияты» хрестоматиясендә Р.Фәхретдиннең («Исмәгыйльнең сәяхәте», 1903 ел) мәкаләләре бар.

Соңрак вакытка караган 2 күчермә Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.

«Хатирәләр»не 1964 елда М.Г.Госманов өйрәнә.

Галимнәр Г.Рәхим, Г.Г.Гобәйдуллин әлеге тарихи ядкәрнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтәләр.

Профессор Г.Г.Сәгъди ачыклаганча, И.Бикмөхәммәтов үзенең Һиндстанга сәяхәтен 1751 елда, Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга омтылган Оренбург өлкәсе генерал-губернаторы И.И.Неплюев тарафыннан Бохарага җибәрелгән сәүдә кәрваны составында башлый. Кәрванда, И.Бикмөхәммәтовтан тыш, тагын 4 кеше (барысы да укымышлы): Надур (хезмәтчесе белән), Якуб, Исмәгыйль, Габдрахман (дүртесе дә сәфәр вакытында һәлак була) катнаша. Алар Оренбург янындагы Сәет (Каргалы) бистәсеннән юлга чыгалар, Үргәнеч аркылы Бохарага килеп җитәләр дә, шунда кышлыйлар. Бохарада алар Оренбургтан Һиндстанга илче итеп җибәрелү турында күрсәтмә алалар. Шуннан соң Әфганстан (Анхай, Маручак, Һират, Кандагар) һәм Пакъстан (Калат, Белудж, Кеч) шәһәрләре аркылы барып, ихтимал, энҗе сатып алу өчен Гыйракның Басра шәһәренә килеп җитәләр. Фарсы култыгын кичеп, Һиндстанга киләләр. Берничә шәһәрдә (Мөршидабад, Бенарес, Патна) булалар, 1756–1757 елларда Дәһлидә яшиләр. Әфган кабиләләре арасында үзара сугыш хәрәкәтләре барганга Россиягә кире кайту юлы ябыла, шуңа күрә әйләнеч юл белән кайтырга ниятлиләр. Сурат портыннан чыгып, Цейлон утравы аша Җиддә портына (Согуд Гарәбстаны) киләләр.

Мөселманнар өчен изге саналган җирләрдә – Мәккә, Таиф һәм Мәдинә шәһәрләрендә булалар, шулай итеп, хаҗ кылалар. Күп хәвефләр, авырулар, юлдашларының үлемен кичереп, мал-мөлкәт югалтып, хаҗ кылырга килгән Кырым татарлары ярдәме белән И.Бикмөхәммәтов Истанбулга килә. 25 ел гомерен шунда мохтаҗлыкта һәм фәкыйрьлектә уздыра. Үзенең күргәннәрен көндәлегенә язып бара. Юлына җитәрлек акча туплаганнан соң, 1784–1785 елларда ватанына әйләнеп кайта.

«Хатирәләр» XVIII йөздәге сәүдә юлларын, төрле халыкларның икътисадын, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын, аларның диннәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен мәгълүматларга бай.

Әдәбият

Усманов М.А. Записки Исмаила Бекмухамедова о его путешествии в Индию // Ближний и Средний Восток. История. Экономика: Сборник статей. Москва, 1967.                     

Автор – И.А.Новицкая