Эчтәлек

XIV йөздән соң мәмлүкләр Мисырында Әбү-л бине Кадыйр тарафыннан төзелә.

Кулъязманы Урта Азиягә XVIII йөздә хаҗиларның берсе алып кайта, фәнгә 1965 елдан билгеле.

Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы һәм берничә шигыре, Әхмәд Үргәнчи, Тугълы Хуҗа һәм Мәүләна Исхакның шигырьләре урнаштырылган.

« Ядкәрнамә»не үзбәк һәм татар галимнәре Н.Дәүранов һәм Х.Миңнегулов өйрәнә.

Кулъязма Үзбәкстан ФАнең Шәрекъне өйрәнү институтында саклана (Ташкент шәһәре).

Әдәбият      

Сараи С. Гөлестан. Лирика. Дастан. К., 1999.