Эчтәлек

Тантаналы мөһим вакыйгаларны яки күренекле кешеләрнең эш-гамәлләрен данлау йөзеннән язылган лирик шигырь.

Мәдхия борынгы чорлардан килә. Аңа объектны идеаллаштыру, гиперболизация, күтәренке рух, купшы стиль хас. Мәдхиянең күбесе — шигъри (бәйт, дүртьюллыклар), сирәгрәк — катнаш (проза һәм шигырь) формада, ә кайберләре рифмалы проза белән (Кадыйр-Гали-бәкнең «Тәгърифе Борис»ы — «Борисны мактау») язылган. Эчтәлеге һәм формасы белән касыйдә һәм мәрсиягә якын тора.

Мәдхия — татар әдәбиятында киң таралган жанр; Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мөхәммәдьярның «Нуры содур» әсәрләренең багышлаулары, Хөсәен бине Локманның «Мәдхе Мөхәммәдҗан», Гали Чокрыйның «Мәдхе Казан», Р.Фәйзуллинның «Төнге мәдхия» исемле шигырьләре — моңа мисал.

Әдәбият

Миңнегулов Х.. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — Х.Й.Миңнегулов