Эчтәлек

Төп герой — Абдәллаһ Баттал (шулай ук фарсы тарихчысы әт-Табари (839–923) әсәренең төрек версиясендә искә алына) гарәпләр ягында византиялеләргә каршы сугыша. 740 елда Акроинос (Кече Азия) янында сугышканда һәлак була. Дастан сәлҗүкләр эпосына нигезләнә. Анда төрки сугышчыларның каһарманлыгы, башлыклары Сәетбатталның легендар батырлыклары сурәтләнә.

Башта телдән-телгә йөри, XIV–XV йөзләрдә языла. Татарлар арасында XVII йөзгә кадәр киң таралган була. Дастанның иң борынгы татарча нөсхәсе 1709 елга карый. XIX йөздән алып берничә тапкыр нәшер ителә. Сәетбаттал каһарманлыгы темасы татар әдәбиятында да эшкәртелә. Әсәрнең «Сәетбаттал китабы», «Мәнакыйбе Сәетбаттал газый», «Сирәте Сәетбаттал газый» кебек охшаш исемле күптөрле татар вариантлары да бар. Әлеге ядкәрне Европа, рус һәм татар галимнәре өйрәнә: Г.Флейшер, Гаммер-Пургшталь, В.Д.Смирнов, Г.Гобәйдуллин, Гали Рәхим. ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә «Кыйссаи Сәетбаттал газый»ның 7 нөсхәсе саклана.

Әдәбият

Газиз Г., Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. К., 1923. 2 бүлек.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов