Авторы — шагыйрь Кол Гали.

Поэманың сюжеты Йосыф пәйгамбәр турында Библиядә һәм Коръәндә бәян ителгән кыйссага нигезләнә. Бу темага дөнья, аеруча Шәрекъ (100 гә якын) әдәбияты әсәрләре күпләп багышланган. Әлеге сюжетка беренче булып мөрәҗәгать иткән төрки телле язучы — Кол Гали. Аның әсәре урта гасырлар башы төрки телле әдәбиятлар тарихында яңа сәхифә ача. Урта гасырларның төрки шагыйрьләре Шәйяд Хәмзә, Сүли Фәкыйһ, Дурбәк һ.б. иҗатында да Кол Гали поэмасының йогынтысы сизелә. Әсәрнең фабуласын эшкәрткәндә, автор төрки эпос традицияләренә таяна. Мәсәлән, әсәрнең төп геройлары — чыгышлары белән төрле илләрдән: Йосыф — Кәнганнан (Палестина, Финикия һәм Сүрия җирләренең борынгы исеме), Зөләйха — Мәгъриб (Төньяк-Көнбатыш Африка) патшасы кызы. Йосыфның тышкы кыяфәтен шагыйрь төркиләрчә итеп тасвирлый: чәчләре толымлап үрелгән. Бу күренеш төркиләр этнографиясе буенча аның аксөякләр нәселеннән булуы турында сөйли. Әсәрдә күп кенә гомумкешелек мәсьәләләре чагылыш тапкан: яхшы белән яман арасындагы көрәш, кешеләрнең бәхеткә, гаделлеккә, әхлакый камиллеккә омтылуы. Хикәяләүдә шагыйрь гипербола, күпкатлы метафорага мөрәҗәгать итеп, характерларны, вакыйгаларны, конфликтларны эреләтә, геройларның әхлакый асылын ачып бирә. Әсәр үзәгендә — хөкемдар һәм аның халык тормышы өчен уңай шартлар тудыруда тоткан роле. Алар Йосыф образы аша хәл ителә. Әсәрнең калган проблематикасы да шушы тема белән бәйле. Төп герой язмышында ул заман өчен өр-яңа идея — түбән катлам кешесенең хөкемдар дәрәҗәсенә ирешүе гәүдәләндерелә. Ләкин бу әле әсәрнең масштаблы мәгънәсен ачып бетерми. Йосыф күп газаплар кичерә һәм бәхетсезлекләргә юлыга: көнче агалары хыянәте (алар аны агулы еланнар белән тулган коега ташлыйлар), чит илгә эләгүе, коллыкка сатылуы, зинданга ябылуы. Ләкин ул күңел төшенкелегенә бирелми, намусына хыянәт итми, һәрвакытта да иманлы, дөрес, тотнаклы, нык, сатылмас, гадел, шәфкатьле, гади һәм кеше сөючән булып кала. Төп геройның иң мөһим сыйфаты — тугрылык; бу аның антына, кабиләсенә һәм гореф-гадәтләргә тугрылыгында гәүдәләнә. Шул рәвешчә тугрылык, бәхеткә ирешүнең төп шарты сыйфатында, поэманың лейтмотивы булып китә. Әлеге мотив Йосыфның төшендә чагылып, поэманың ахырына кадәр (Йосыфның атасы белән очрашуына кадәр) дәвам итә.

Икенче бер әһәмиятле тема — ата белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр. Ягкуб акыл иясе, сабыр, улы белән кайчан да булса очрашуына ышанып яшәүче зат буларак тасвирлана. Зөләйха образы да зур әһәмияткә ия. Бу ике персонаж да төп геройга мөнәсәбәтләре аркылы ачыла. Зөләйха, Йосыфны төшендә күреп, аңа гашыйк була. Шул рәвешчә, әсәргә Шәрекъ әдәбиятына хас читтән торып гашыйк булу мотивы килеп керә. Зөләйха укучы күз алдына тугрылык һәм сабырлык үрнәге булып килеп баса. Геройның агалары әсәрдә гомуми планда гына бирелә. Алар индивидуальләштерелмәгән, 11 дән бары 4 сенең генә исеме аталган: Бинъямин, Равил, Йәһүд, Шәмгун. Бинъяминнән башкалары үзара бик охшаш: кече энеләренә карата көнче, алдакчы, рәхимсез. Йосыф исә, Мисыр хакиме булгач, абыйларын кичерә, алар аннан гафу үтенәләр.

Беренче булып поэманы татар шагыйре һәм фикер иясе Г.Утыз Имәни өйрәнә. Ул 1824 елда 10 га якын күчермәне чагыштырып, «Кыйссаи Йосыф»ның җыелма текстын басмага әзерли. Поэма 1839 елда татар мәгърифәтчесе Р.Әмирханов тарафыннан нәшер ителә. 1831 елда немец шәркыятьчесе Г.Л.Флейшер Дрезден китапханәсендә сакланган поэманың күчермәсен шәрекъ кулъязмалары каталогына кертә. 1889 елда Голландия галиме М.Хоутсма текстның берничә кулъязмасы нигезендә әсәргә сюжет һәм тел ягыннан анализ ясый. 1885 елда поэмага Ш.Мәрҗани мөрәҗәгать итә. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтенең 1 нче томында ул поэма теленең Идел буе Болгар дәүләте чоры эпитафияләре белән охшашлыгы турында яза. 1917 елда язылган хезмәтендә немец шәркыятьчесе К.Броккельман поэманың кайсы милләтнеке икәнен ачыкларга омтылып карый. 1918 елда төрек галиме Ф. Күпрелезадә әсәрнең поэтик үзенчәлекләренә игътибар итә һәм поэманың формасын борынгы төрки халык поэзиясендә традицион булган формалар белән бәйли. 20 йөзнең 1 нче яртысында поэманы рус һәм татар галимнәре А.Н.Самойлович, Е.Э.Бертельс, Г.Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Б.Ә.Яфаровлар өйрәнә. ХХ йөзнең 2 нче яртысында татар галиме Җ.Алмаз поэма текстын фәнни басмага әзерли, ләкин әсәр басылмый кала. 1960–1970 елларда әсәрне өйрәнүне татар галимнәре М.Х.Гайнуллин, Х.Г.Госманов, Р.К.Ганиева, Х.Й.Миңнегулов һ.б. дәвам итә. 1983 елда поэманың билгеле булган барлык күчермәләре нигезендә беренче тапкыр җыелма тәнкыйди-фәнни академик басма нәшер ителә. Кулъязмаларны тасвирлау, төп текстларны әзерләү, кереш мәкалә һәм комментарийлар язу эшен Ф.С.Фасиев башкара. 1979 елда һәм 1984 елда Н.Ш.Хисамовның «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы: Сюжет чыганаклырына һәм автор иҗатына анализ» («Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али: Анализ источников сюжета и авторского творчества», М., 1979) һәм «Бөек язмышлы әсәр» (1984) монографияләре басылып чыга. Бу хезмәтләрдә барлык чыганаклар өйрәнелә. Алар арасында автор төп чыганак итеп Һират (хәзер Әфганстан) галиме Ә.Әнсариның «Әнисәл-мөридин вә шәмсәл-мәҗалис» («Мөридләр дусты һәм мәҗлесләр кояшы») әсәрен (XI йөз) күрсәтә, иң мөһим сюжет мотивларының фольклор-эпик һәм этнографик тамырларын ача, әсәргә төрле яклап филол. анализ ясый. Н.Ш.Хисамов поэманың хәзерге татар телендә шигъри тәрҗемәсен дә бирә (2000). «Кыйссаи Йосыф» поэмасы татар халык поэзиясенә хас булган манерада язылган: строфа дүрт юлдан тора, аааб схемасында рифмалаша, текстның буеннан буена «имди» рәдифе кабатлана.

Гәүһәр — таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас,

Тикмә кеше гәүһәр кадрен аңлый алмас,

Бу назымның кадерен һич ахмак белмәс,–

Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди.

Строфика моделе Урта Азия шагыйре Әхмәд Ясәвидән алынган. Поэма әдәби төрки телдә язылган, бер үк вакытта угыз һәм кыпчак элементлары да очрый (мондый күренеш башка урта гасыр төрки-татар әдәби ядкәрләренә, шул исәптән Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» әсәрләренә дә хас). Әсәр татар халкының эстетик күзаллавын тәрбияләүдә, аның әдәби телен үстерүдә зур роль уйный, халык авыз иҗатына әһәмиятле йогынты ясый. ТРда һәм татарлар яшәгән бүтән төбәкләрдә (Пермь өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләре, Әстерхан шәһәре һ.б.) поэманың 300 гә якын күчермәсе табыла. 1983 ел мәгълүматларына караганда, «Кыйссаи Йосыф» ның ул вакытта билгеле булган гомуми (161) күчермәләренең күбесе (115) Татарстан җирендә табыла. Казанда гына да 1839 елдан башлап поэма 80 тапкыр чамасы нәшер ителә.

Поэма мотивлары буенча Н.Ш.Хисамов тарафыннан «Йосыф–Зөләйха» (1992) исемле тарихи драма языла, Л.З.Любовский «Кыйссаи Йосыф» балетын иҗат итә һәм аның премьерасы 2001 елда була (РФнең Дәүләт бүләге, 2005).

Чыганаклар

Гали (XII йөзнең азагы, XIII йөзнең башы) // Татар поэзиясе антологиясе. К., 1956;

«Йосыф вә Зөләйха» // Борынгы татар әдәбияты. К., 1963;

Кыссаи Йосыф. К., 1983;

Йосыф кыйссасы. К., 2000;

Юсуф и Зулейха (отрывки) // Антология татарской поэзии. К., 1957;

Сказание о Йусуфе. К., 1985.

Әдәбият

Таһирҗанов Г. Фирдәүси һәм Колгали // Казан утлары. 1968. № 12;

Татар әдәбияты тарихы. К., 1984. Т. 1;

Хисамов Н.Ш. Бөек язмышлы әсәр. К., 1984;

Алмаз Дж. «Кысса-и Юсуф» Али — булгаро-татарский памятник // Тр. 25 Междунар. конгр. востоковедов. М., 1960;

Наджип Э.Н. О языке памятника начала XIII в. «Кысса-и Юсуф» Али // Советская тюркология. 1976. № 2;

Тенишев Э.Р. О языке поэмы Кул Гали «Кысса-и Юсуф» // Turcologika 1986. Л., 1986;

Поэт-гуманист Кул Гали. К., 1987;

Ахунов А.М. Арабский источник средневековой тюрко-татарской литературы: на материале трудов ат-Табари. К., 2001;

Кузьмина Х.Х. Лексика поэмы Кул Гали «Кыссаи Йусуф». К., 2001;

Хисамов Н.Ш. Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XII–XV вв.: Проблема версий. К., 2001.

Автор — Н.Ш.Хисамов