Эчтәлек

Алтай, башкорт, казакъ, татар һәм башка төрки халыкларда таралган. Дастанның барлыкка килү вакыты хакында бердәм фикер юк. Казакъ фольклорчысы И.Дүйсенбаев казакъча версиясенең барлыкка килүен XI–XII йөзләр белән билгели. В.М.Жирмунский исә мондый әсәрләрнең иҗат ителүен XV–XVII йөзләргә нисбәт итә. Дастанның туу һәм таралу вакытын Алтын Урда чоры (XIII–XV йөзләр) белән бәйләү дөресрәк дип табыла.

Үзәктә — яшьләрнең мәхәббәт тарихы. Бервакыт, ауга чыккач, Ак хан белән Кара хан әле тумаган балаларын бер-берсенә өйләндерергә сүз куешалар. Кайтыр юлга чыккач, Ак хан үлә. Кара хан биргән вәгъдәсен кире алырга уйлый: кызы Баянсылуны мәрхүм Ак ханның улы Кузы Күрпәчкә кияүгә бирергә теләми һәм ерак далаларга күченеп китә. Үзенә ярәшелгән кәләше барлыгын белеп алган Кузы Күрпәч, әнисенең каршы килүенә карамастан, аны эзләргә юлга чыга. Баянсылуның әтисе кызын Кара Калмыкка кияүгә биргән була. Кызның абыйлары Кузы Күрпәчне үтерәләр һәм яр буена күмеп куялар. Аның кабере өстендә Баянсылу үз-үзенә кул сала. Кызны елганың каршы ягындагы ярга күмәләр. Гашыйкларның каберләре өстендә, елга аша ботаклары белән бер-берсенә үрелеп, ике алмагач үсеп чыга (кайбер вариантларда геройлар кабат тереләләр һәм 33 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр).

Дастанның татарча версиясе беренче тапкыр XIX йөз уртасында В.В.Радлов тарафыннан бараба татарларыннан, икенче варианты 1940 елда Х.Х.Ярми тарафыннан Новосибирск өлкәсе Тернә авылында яшәүчеләрдән язып алына; аның 20 дән артык себер-татар варианты 1967–1968 елларда теркәлә (ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-тының кулъязмалар бүлегендә саклана).

Әдәбият

Урманчеев Ф. Мәхәббәт дастаны // Татар әдәбияты мәсьәләләре. К., 1974;

Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984;

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4;

Валиханов Ч.Ч. Собр. соч. А.-А., 1964. Т. 3;

Народный эпос «Кузы-Курпес и Маян-Хылу». Уфа, 1984.

Автор – Ф.И.Урманчеев