Эчтәлек

«Күр угылы»ның версияләре күп халыкларда бар (әзәрб. «Кёр-оглы», төркм. «Гур-углы», таҗик. «Гургули» һ.б.).

Төп герой — «вөҗданлы юлбасар». Аны иҗтимагый бунтка этәрүче башлангыч мотив, гади халыкны яклап, изүчеләргә каршы көрәш башлау характерын ала (Истанбул ханы Бүлбәк аркасында сукыр калган әтисе Күр батыр өчен үч алу). Дастанда күп кенә кискен драматик үзгәрешләргә (мәсәлән, геройның зинданга эләгүе һәм патша кызы Никар тарафыннан азат ителүе) дучар ителгән баһадирны кодалау, баһадир аты — Караатны эзләү мотивлары да бар. Хикәяләү геройның җиңүе белән тәмамлана.

Сюжетның башлангыч нигезе төрекмән-әзәрбайҗан мохитендә барлыкка килгән дип фаразлана, соңрак ул башка Урта Азия халыклары арасында киң таралыш таба, алардан Тобол татарларына барып җитә. Яңа җирлектә сюжет җитди үзгәрешләр кичерә: күп кенә әкияти-мифологик мотивлар, геройлар һәм вакыйгаларны тасвирлау өлешләре төшеп кала, иҗтимагый мотивлар шактый көчәя (деспотизм белән көрәш).

Әзәрбайҗан һәм Урта Азия версияләренең зур күпчелеге яхшылап өйрәнелә һәм басылып чыга.

Себер-татар версиясе беренче тапкыр 1860 еллар ахырында язып алына һәм В.В.Радлов тарафыннан нәшер ителә.

Әдәбият

Радлов В.В. Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. СПб., 1872. Ч. 4;

Каррыев Б.А. Эпические сказания о Кёр-оглы у тюркоязычных народов. М., 1968;

Урманчеев Ф.И. Героический эпос татарского народа. К., 1984.

Автор — Ф.И.Урманчеев