Эчтәлек

Татарларда, казакъларда, төрекмәннәрдә, уйгырларда һ.б. төрки халыкларда таралыш алган.

Дастанда падишаһ улы Һәмраның хан кызы Һөрлегәгә мәхәббәте хикәяләнә. Күпсанлы газаплар һәм югалтулар аша үтеп, бертуганнарының хыянәтен кичереп, үлгәннән соң терелеп, Һәмра сөйгәне белән кавыша. Мавыктыргыч хикәяләү, баш геройның мәрхәмәтле, батыр һәм намуслы булуы, дастанның гуманистик юнәлеше аның популярлыгын тагын да арттыра.

Дастанның үзбәк, казакъ һәм уйгыр версияләре XIX йөздән башлап ташбасма ысулы белән берничә тапкыр нәшер ителә. Казакъ һәм уйгыр версияләре академик В.В.Радловның «Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» («Образцы народной литературы тюркских племён», ч. 1–10, 1885) хезмәтенә кертелә, төрекмән версиясе 1941 елда нәшер ителә.

Дастанның 1978 елда Менделеев районында табылган татар телендәге (XVII йөз) күчермәсе сакланган. Аның сюжеты татар әкиятләре формасында да яши. 1941 елда әкиятче М.Хәмидуллиннан «Нурга зарлы кош» әкияте язып алына.

Әдәбият     

XVIII гасыр татар әдәбияты: Поэзия. К., 2006; 

Кор-оглы X. «Хурлукга и Хемра» и «Саят и Хемра» // Народы Азии и Африки. 1973. № 1; 

Ахметзянов М. Татарская версия дастана «Хурлуга и Хемра» // Новые пласты литературного наследия. К., 1990.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов