Эчтәлек

Сүз ил батырының башбаштак хан хакимиятенә каршы көрәше турында бара. Ил башлыгы дошманнар белән сугышта һәлак булгач, Тугзак әби, үзенең тугыз улын бер тирәгә җыеп, Агыйдел буйларында гомер итә башлый. Аның уллары батырлыклары белән бөтен тирә-якта дан казаналар. Көтмәгәндә хан бу ыруга каршы яу чаба. Гадәттәгечә, вакыйгалар батырлык дастаннары традицияләре нигезендә сурәтләнә: Тугзак әбинең уллары уңышлы яуга барып кайтуларын зур табын артында билгеләп үтәләр һәм, арып-талып, тирән йокыга талалар. Нәкъ шул мизгелдән файдаланып, хан батырларның барысын да юк итә. Ырудан бары кече кыз һәм аның сабый улы гына исән кала. Бераздан яшь хатын да кайгы-хәсрәттән дөнья куя, малай ялгыз кала. Аны төрле җәнлекләр, кыргый хайваннар үстерә. Шулай бервакыт әлеге егет үзе туган йортның хәрабәләре янына килеп чыга һәм биредә кайчандыр булып узган зур сугыш эзләренә тап була. Егет арып йокыга китә һәм төш күрә: аның янына кайчандыр дошманнар белән бәрелештә һәлак булган әтисе килә, аңа Җик Мәргән (сүзгә сүз – төз атучы) дип исем куша һәм, хан белән көрәшеп, нәсел-ыруы өчен үч алырга дип, ук белән җәя тапшыра. Әтисе ихтыярына күнеп, улы кыю егетләрдән гаскәр җыя һәм хан ягына уңышлы яулар ясый. Әмма соңгы сугышта батырның барлык гаскәре яу кырында ятып кала, ә батыр үзе дошманга әсирлеккә төшә. Эпик традицияләр таләбе буенча, яуда батыр я җиңәргә, я һәлак булырга тиеш. Вакыйгаларның мондый борылыш алуы әлеге традицияләргә каршы килә. Бәлки бу язма әдәбият йогынтысы булгандыр.

Сюжетның моннан соңгы борылышы да жанр кануннарына сыймый: Җик Мәргән ханга гаҗәеп матур бер аккош тотып бирә, һәм хан Җик Мәргәнне тоткынлыктан азат итә. Шул рәвешчә, дастандагы эпик герой гадәти дәрәҗәгә төшә, ә әсәр үзе авантюристик тормыш-көнкүреш прозасына якыная. Шулай итеп, дастандагы архаик элементлар (тугыз ул, хатын-кызның ыру яисә кабилә башлыгы булуы, йоклаган дошманга һөҗүм итү, изге төш) соңрак өстәлгән өлешләр белән үрелеп бара. Беренче тапкыр «Аң» журналында басыла (1916 ел, №14).

«Җик мәргән» дастанының сюжеты «Алтынчәч» операсына нигез итеп алына.

Әдәбият

Фәйзи. Фәйзи хикәяләре. Казан, 1918;

Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963;

Мәргән К. Башҡорт халҡының эпик ҡомарт ҡыллары. Өфө, 1970;

Урманчеев Ф. Традиции тюркского эпоса в сказании «Джик Мерген» // Сов. тюркология. 1980. № 4.

Автор – Ф.И.Урманчеев