- РУС
- ТАТ
Төрек галиме Мөхәммәд ибне Мөхәммәд Чыкрыкчызадәнең (вафаты 1623) дини-дидактик әсәре
Китапның исеме авторның кушаматы Алты Бармак белән бәйле. Шул исем белән әсәр киң таралыш алган, автор биргән исем («Дәлаилел-нөбүвәт Мөхәммәди вә шәмаилел-фөтүвәт Әхмәди» – «Мөхәммәднең пәйгамбәрлегенә вә Әхмәднең затлы сыйфатларына дәлилләр») әкренләп онытылган.
Китап фарсы галиме Мөхәммәд әл-Фәрәхинең (Муин-Мискиннең) «Мөгариҗ ән-нөбуа» («Пәйгамбәрлек баскычлары») исемле трактаты нигезендә язылган.
Әсәр кереш өлештән, дүрт бабтан һәм хатимәдән (йомгаклау бүлеге) тора. Кереш өлештә Аллаһка, Мөхәммәд пәйгамбәргә традицион мактау сүзләре әйтелә, Коръәннән айәтләр, хәдисләрдән өзекләр китерелә. Төп текстта пәйгамбәрләр тормышыннан вакыйгалар сөйләнә, сәхабәләрнең һәм авторга замандаш галимнәрнең Мөхәммәд пәйгамбәр турында, аның кылган гамәлләре хакында бәяләмәләре, уй-фикерләре санап кителә.
Китап шулай ук тарихтан, педагогика һ.б. фән тармакларыннан да күп кенә мәгълүматларны үз эченә ала.
XVIII – XIX йөзләрдә «Алты бармак китабы»ның кулъязма нөсхәләре Идел буе, Урал төбәкләрендә киң таралган була. Беренче типографик басмасы Казанда 1861 елда дөнья күрә, аннан соң да күп мәртәбәләр басыла.
Газиз Г., Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1922.
Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. 1 т.
Гәрәев Ф.М. «Алты бармак» китабы // Гуманитарные науки: проблемы и аспекты изучения. Казань, 1997.
Катанов Н.Ф. Алты бармак китабы (книга Шестипалого) // Деятель. 1899. №10.
Автор – Ф.М.Гәрәев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.