- РУС
- ТАТ
Мондый шигырь системасы сүз басымнары чагыштырмача йомшак һәм тотрыклы булган телләрдә, мәсәлән, французларда һәм төрки халыклар поэзиясендә кулланыла. Басымлы һәм басымсыз иҗекләр бер-берсеннән нык аерылмыйлар, шуңа күрә алар шигырь юлларында ирекле рәвештә урнашалар.
Силлабик ритм системасы иҗекләр санына нигезләнә. Әлеге төр шигырь төзелешендә изосиллабизм, яки тигез иҗеклелек принцибы юлларның бертигез озынлыкта килүендә генә гәүдәләнеп калмый, ә аларның эчке төзелешенә дә үтеп керә һәм ритмик буыннарны да үзенә буйсындыра. Икенче төрле әйткәндә, һәр шигырь юлы цезуралар-тураклар ярдәмендә тагын да ваграк кисәкләргә — ритмик буыннарга бүленә. Соңгылар теге яки бу зурлыкта гына килүләре һәм үзара чиратлашулары белән үзенчәлекле метрик дулкын һәм төрле ритмик үлчәмнәр барлыкка китерә.
Силлабик шигырь төзелеше — татар халык лирикасында һәм язма поэзиясендә элек-электән кулланылып килгән төп шигырь системасы. Гасырлар дәвамында бездә силлабик шигырьнең күп төрле үлчәмнәре формалаша. Шуларның иң киң кулланылганнары — 7–7, 8–7, 11–11 һәм 10–9 иҗекле үлчәмнәр.
Бу дөньяда | иң сөекле (8)
Ике чәчәк | бар икән; (7)
Берсе яшьлек, | икенчесе (8)
Өзелеп сөйгән | яр икән (7)
(Халык җыры)
Җыр өйрәтте | мине | хөр яшәргә (10)
Һәм үләргә | кыю | ир булып; (9)
Гомрем минем | моңлы | бер җыр иде, (10)
Үлемем дә | яңрар | җыр булып (9)
(М.Җәлил)
Силлабик шигырьләр арасында катнаш үлчәмлеләре дә очрый. Мондый шигырьдә теге яки бу озынлыктагы юллар строфа рәвешендәге төркемнәргә берләшеп, ягъни төркем-төркем булып чиратлашып киләләр. Мәсәлән, 5–5–5, 7–7–7, 4–4, 7–7; яки 4–4–4, 8–8–8, 4–8, 6–6–4. Юллар озынлыгының үзгәреп торуы ягыннан катнаш үлчәмле шигырь ирекле шигырьне хәтерләтсә дә, ул, асылда, ирекле шигырь түгел.
Төрки халыкларда силлабик ритмлы шигырьне «бармак шигыре» дип тә йөртәләр. Шулай ук кайбер әдәбиятчылар «саниҗек шигырь» дигән синонимик атама да кулланалар.
Хамраев М. Основы тюркского стихосложения. Алма-Ата, 1964.
Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. Казан, 2002.
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан, 2007.
Автор – М.Х.Бакиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.