Биографиясе

1901 елның 1 гыйнвары, Тамбов губернасы, Спас өязе Сыркыды авылы – 1931 елның 8 декабре, Казан.

Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Гаиләнең матди хәле авыр булу сәбәпле, 1915 елда Бохарага китә. 1917 елда «Яшь бохарачылар» җәдитчеләр оешмасы әгъзасы, хәйрия фондында эшли.

1918 елда «Олуг Төркестан» газетасында шагыйрьнең «Төркестан сахраларында» исемле беренче шигыре һәм «Яшь бохарачылар» эшчәнлеге турындагы мәкаләсе басыла.

Оешма тар-мар ителгәннән соң, 1918 елда Такташ туган авылына кайта, укытучы булып эшли. 1919 елда Оренбургка китә, «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында ачылган Татар халык мәгарифе институтына укырга керә, «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркәтибе булып эшли, шунда шигырьләрен бастыра.

1921–1922 елларда Ташкентта яши, Төркестан эшче-диһкан коммунистлар университетында укыта, күп яза.

1922 елның җәен Мәскәүдә уздыра, әдәби кичәләргә йөри, В.Маяковский, С.Есенин һәм башка рус шагыйрьләренең чыгышларын тыңлый.

Казанга кайта, Беренче үрнәк татар театрында суфлер, соңыннан «Чаян» (1923–1924, 1929–1931), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926–1929) журналлары редакцияләрендә эшли. 1922 елда Үрнәк театр сәхнәсендә Такташның «Җир уллары» пьесасы сәхнәләштерелә; Идея ролен шагыйрь үзе башкара.

Иҗатының романтик чоры

1923 елда Такташның «Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, һәм шуның белән шагыйрь иҗатының романтик чоры тәмамлана. Бу чор әсәрләренә («Күктән сөрелгәннәр», 1918; «Үтерелгән пәйгамбәр», 1918 һәм башкалар) хыялны чынбарлыкка, яхшылыкны яманлыкка, гадәтине илаһилыкка, үзенең «мин»ен әйләнә-тирә дөньяга каршы кую хас.

Чор һәм милли яшәеш тарафыннан күтәрелгән социаль, әхлакый, сәнгати мәсьәләләрне үзенчә хәл итәргә тырышып, ул Байрон, Гете, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.Маяковский, С.Есенин, Г.Тукай, С.Рәмиев идеяләрен һәм темаларын үстерә.

Шагыйрьнең бу чор иҗатына гыйсъянчылык һәм Аллаһка каршы чыгу мотивлары хас. Такташ  – тормыш «чүлендә» каңгырып йөрүче ялгыз гыйсъянчы; гармония иле, хәнҗәр (чистарыну, сафлану), сандугач (шигьри иҗат), «урман кызы» (хыял) һәм башка фольклор образларын һәм суфичылык символларын актив куллана.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1921–1922 еллардагы ачлык, татар сәясәт эшлеклеләренә каршы алып барылган репрессияләр (кара «Солтангалиевчелек»), күмәкләштерү процессы аның иҗатында тирән эз калдыра («Ачлык патша», 1920; «Нәләт», 1922; «Күләгәләр», 1922; «Син дошманым минем», 1929). «Җир уллары трагедиясе»ндә (1923) Такташ, әхлакый һәм рухи кыйбласын югалтып, ата-бабаларның гореф-гадәтләренә, Аллаһка хыянәт итеп, золым хакимлегенә буйсынган хәзерге заман кешесенең фаҗигасен тасвирлый. Шагыйрь Октябрь революциясенең гуманистик идеяләре тискәре борылыш алуны, революция юлбашчыларының замандашларын киләчәккә «канлы кырлар» аша алып баруларын күрә.

«Җир уллары трагедиясе»нең кереш сүзендә Такташ үзенең шигырь төзелешенең элеккеге рәвешеннән китәчәген әйтә («Бакырганидан алып Тукай аркылы хәзергә кадәр биш йөзләрчә шагыйрьләр тарафыннан сузылып килгән татарның иске шигъри өслүбе җимерелергә тиешле») һәм көйләп укуга түгел, ә халыкчан такмак шигыре һәм җанлы сөйләм интонациясенә нигезләнгән яңа шигырь төзелешен, яңа ритмика үрнәкләрен тәкъдим итә.

Аның шигырьләрендә алгы планга шәхес образы чыга башлый, ул шигъриятне индивидуаль интонация һәм сурәтләү чаралары белән баета. Такташ татар поэзиясендә беренчеләрдән булып лиро-эпик әсәрләрдә тоташ фабула һәм эзлекле сюжеттан котыла. Аның поэмаларында традицион төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, чишелеш тә юк. Әсәр эчтәлеген оештыручы һәм төзүче рефреннар зур роль уйный.

Такташ иҗатына бер үк мотивлар хас: таң, нур, гармония, бакча. Бер үк образлар бик күп әсәрләрендә төрлеләндерелә яки кабатлана. «Гыйсъян» (1923), «Казан» (1923), «Пасха чаңнары» (1923) шигырьләрендә Казанның НЭП чорын күз алдына китереп бастыра. Ул күңеле бизүен яшерә алмый; комсызлык, икейөзлелек аның тәнкыйть объектына әверелә.

Реализмга таба

1923 ел Такташ иҗатында борылыш елы була. Аның «Такташ үлде» (1923) шигыре шагыйрьнең кискен кризис кичерүен чагылдыра, анда ул үзенең үткәненнән баш тартуын белдерә. Шагыйрь реализмга юл тота. Такташ чор таләбенә буйсынып яза башлый. «Гыйсъян», «Октябрь төне» (1923) шигырьләрендә замандашының тынгысыз рухы матурлыгына дан җырлый.

Гомеренең Казан чоры башында чын матурлык Такташ күзаллавында көрәш идеясе белән, соңрак мәңгелек кыйммәтләр дөньясы белән аерылгысыз бәйле була. Әсәрләренең революцион пафосы аша татар халкына хас лиризм һәм уйчанлык күзәтелә: «Зәңгәр күзләр» (1923), «Нәни разбойник» (1926), «Болай... гади җыр гына» (1928), «Үтеп барышлый» (1928), «Ак чәчәкләр» (1929).

Ватан темасы үсеш ала: «Сыркыды авылы» (1924), «Әйдә, энем!» (1926) һәм башкалар. Башлангыч чор мәхәббәт лирикасында сөйгән яр образы хыял, символ рәвешендә тасвирланса: «Таң кызы» (1921), «Урман кызы» (1922), соңрак ул образ төгәлрәк төс ала: «Ләйлә» (1927), «Алсу» (1929).

Такташның танылган әсәрләреннән берсе – «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927). Анда, «Югалган матурлык» (1929) пьесасындагы кебек, шагыйрь чор йогынтысына каршы чыгып, бөек әхлакый принципларны раслый:

...Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...

Сәяси асыллы «Давылдан соң» (1924), «Сыркыды авылы» (1924), «Никахсызлар» (1925) шигырьләре чорның социаль заказын чагылдыра, аларда социалистик реализмның үзенчәлеге ачык күренә.

Аерым бер төркемне «газета» шигырьләре тәшкил итә: «Лорд Чемберленга СССР крәстияне Һади Такташтан җавап нотасы» (1927), «Мулла Чемберлен» (1929) һәм башкалар. 1929 елда М.Максудка язылган хатында: «...ул нәрсәләремдә идеологический як шәп булыр. Художество ягы гына әйбәт булмас», – дип яза.

Татар академия театры сәхнәсендә аның «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1929), «Камил» (1930) пьесалары сәхнәләштерелә. 1924 елда язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында шул чорның төп герое итеп В.И.Ленин тасвирлана.

Шагыйрьнең поэмада чагылган якты киләчәккә булган өметләре тирән уйланулар һәм яшерен канәгатьсезлек белән алышына: «Киләчәккә хатлар» (1931) поэмасы, «Камил» пьесасы. XX йөзнең канлы асылын аңлап, Такташ илгә янаган фаҗигане сизә. Совет режимының тоталитар идеологиясен кабул итмичә, ул илдәге берпартиялелек шартларында барлыкка килгән чынбарлык кысаларына сыеша алмый башлый. Нәтиҗәдә, шагыйрь өстеннән әдәби мәхкәмәләр оештырыла, аның әсәрләре басылмый башлый, ул матди кыенлыклар кичерә, чыгышы белән кулак булуда гаепләнә һәм башкалар.

Такташның беренче шигъри җыентыгы чыгуга, аның исеменә игътибар юнәлтелә: аны я эчкерсез яраталар һәм ихтирам итәләр, я сөймиләр һәм яла ягалар. Үзе исән чакта аны я «вак буржуаз индивидуалист», я «юлдаш» дип, үлеменнән соң пролетар революциягә өндәүче, радикаль-гражданлык поэзиясен тудыручы дип атыйлар.

Ул проза һәм кинодраматургия өлкәсендә эшли. Балалар өчен дә хикәяләр яза (иң танылганнары арасында – «Караборынның дусты», 1927).

Матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар бастыра.

Шулай ук кара: Гыйсъянчылык.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 4 томда. Казан, 1947–1963.

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1980–1983.

Стихотворения и поэмы. М., 1955.

Письма в грядущее. Казань, 1971.

Әдәбият

Хәйри Х. Һади Такташ. Казан, 1949.

Госман Х.Такташ поэзиясе. Казан, 1953.

Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. 1997. № 5.

Халит Г. Поэзия дерзаний. Казан, 1980.

Хабутдинова М.М. Проблема личности в творчестве Х.Такташа: автореф. дис... Казань, 1998.

Автор – М.М.Хәбетдинова