И.И.Стахеевның улы (кара: Стахеевлар).

Биографиясе

1840 елның 14 феврале, Вятка губернасы Алабуга шәһәре – 1918 елның 14 марты, Ялта шәһәре, Алушта шәһәрендә җирләнә. 

1854 елда әтисе киңәше белән Кяхта шәһәренә (Кытай чигендә) күчеп килә, сәүдә белән шөгыльләнә, 1858 елда 2 нче гильдия сәүдәгәр була.

«Иркутские губернские ведомости» газетасына фельетоннар яза, «Кяхта елъязмасы» («Кяхтинская летопись», 1862) исемле мәкалә, «Амур станицасында тормыш» («Жизнь в Амурской станице», 1863) исемле очерк бастыра.

Әдәбият белән шөгыльләнү ниятеннән 1864 елда Санкт-Петербургка күченә.

1864–1877 елларда «Искра», «Русское слово», «Будильник», «Отечественные записки», «Вестник Европы» журналлары, «Московские ведомости», «Русский мир» газеталары белән хезмәттәшлек итә.

«Нива» (1875) журналын, «Русский мир» (1876) газетасын, «Русский вестник» (1896) журналын редакцияли.

Император Рус география җәмгыяте әгъзасы (1870 елдан).

1905 елдан Ялтада яши.

Иҗаты

Рус әдәбияты тарихына көнкүрешне сурәтләүче беллетрист, сәүдәгәрләр тормышын яхшы белүче язучы буларак кереп кала.

«Варфоломей атакай» («Отец Варфоломей», М., 1872), «Илья Петрович Растеряев мирасы» («Наследство Ильи Петровича Растеряева», М., 1874), «Мәче» («Кот», М., 1876), «Сәнгать гыйбадәтханәсе янында» («У храма искусств», М., 1884) повестьларында, «Варислар» («Наследники», СПб., 1875), «Йорт учагы» («Домашний очаг», М., 1879), «Кояш баеганда» («На закате», М., 1881), «Табыш артыннан йөрү» («Походы на доходы», СПб., 1882), «Йөрәк сайлаган кеше» («Избранник сердца», СПб., 1884), «Студентлар» («Студенты», СПб., 1888), «Сүнмәс ут» («Неугасающий свет», СПб., 1893), «Күңелең сүрелмәсен» («Духа не угашайте», М., 1896) романнарында Мәскәү сәүдәгәрләре, Петербург эшмәкәрләре, галимнәр, язучылар, түрәләр, руханилар типлары күрсәтелгән.

«Яңартылган гыйбадәтханә» («Обновлённый храм», 1890) романында, «Тырышып табылган» («Благоприобретение»), «Өяз шәһәре» («Уездный город»), «Базарда» («На базаре»), «Олаучылык. Кама күренешләре» («Извоз. Камские сцены») очеркларында Алабуга сәүдәгәрләре тормышы тасвирлана.

Бурятлар, Себер һәм Амур буе өлкәләрендә яшәүче башка халыклар турында фәнни-популяр очерклар авторы.

Әдәбият галиме В.В.Кожинов, Д.Стахеевны Писемский, хәтта Гончаров дәрәҗәсенә күтәреп, «...ватаныбыз әдәбиятының классик исемнәре белән бер рәттә торырга лаеклы», – дип яза («Мәдәниятләр гармониясе» – «Гармония культур», 2001).

Стахеевлар. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әсәрләре

Сочинения: в 3 т. СПб., 1892.

Собрание сочинений: в 12 т. СПб., 1902–1903.

Әдәбият

Валеев Н.М. Дмитрий Стахеев. Творческий путь писателя. Казань, 1995.

Валеев Н.М. Стахеев Д.И. // Краеведы Елабуги. Казань, 2007.

Автор – Н.М.Вәлиев