Биографиясе

1926 елның 3 октябре, Башкортстан Республикасының Яңавыл районы Иванаево (Юбанаево) авылы – 1980 елның 10 мае, Әлмәт шәһәре.

Башкортстан педагогия институтын тәмамлагач (1950), Башкортстан һәм Татарстанның урта мәктәпләрендә эшли.

1955 елдан Әлмәттә яши, нефть техникумында укыта (1973 елга кадәр), КПССның шәһәр комитетында лектор, шәһәр радиосында мөхәррир.

Иҗаты

Шигырьләре матбугатта 1960 еллар башында басыла башлый. «Кыр казлары» (1963), «Юллар, уйлар» (1968), «Фал китабы» (1974; русчага тәрҗемәсе «Предсказание», М., 1977), «Кызыл каурыйлар» (1976), «Сабыр канатлары» (1981), «Тормыш, исәнме!» (1998), русчага тәрҗемәдә «Со звездами наедине» (2006) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Башлангыч чор иҗатында С.Сөләйманова күбрәк фольклор мотивларына, җырларга таяна, лирик геройның күңел кичерешләрен нечкәлекләре белән чагылдырырга тырыша. Аның шигырьләренә язылган «Туй җыры» (Ш.Кашапов көе), «Урсал тауда» (Р.Нәгыймов көе) кебек җырлар халык арасында киң тарала.

Соңгы чор иҗатында исә метафора өстенлек итә, милли фольклорга хас символик элементлар язма-әдәби сурәтләү чаралары белән үрелеп килә, дөньяга фәлсәфи караш көчәя, ритмикага байый.

«Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) поэмаларына лирик, эпик-драматик башлангычларның үзара кушылуы хас.

С.Сөләйманованың соңгы әсәре – автобиографик характердагы «Гөлбадран» (1980; рус теленә тәрҗемәсе «Дикая рябина», М., 1986) повесте.

Истәлеге

Әлмәттә С.Сөләймановага бюст куела (2006), шәһәр музеенда экспозиция багышлана.

Казанда (1996), Әлмәттә (1978), Башкортстанның район үзәкләрендә – Янаул шәһәрендә һәм Югары Тәтешле авылында С.Сөләйманова исеме белән аталган урамнар бар. Әлмәт шәһәренең үзәк китапханәсенә аның исеме бирелә (1987).

Әдәбият

Мустафин Рафаэль. Подснежник и магнолия // Литературное обозрение. 1987, №7.

Сайфуллина Флера. Сажидә Сөләйманова поэзиясе: дис. Казань, 1998.

Маликов Әдип. Гомер мизгелләре: Саҗидә истәлегенә. Казан, 2001.

Сайфуллина, Флера: Шигъри сүзнең сихри көче: Шагыйрә Саҗида Сөләйманова иҗаты. Тобольск, 2001.

Маликов Ә., Маликова А. Саҗидә Сөләйманова. Шигъриятнең күкчәчәге. Казан, 2016.

Авторы – Г.М.Габделхакова