Биографиясе

1941 елның 10 мартында Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган.

Казан университетын (1965), Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы Югары театр курсларын (Мәскәү, 1982) тәмамлый.

1963–1970 елларда Сарман («Сарман») һәм Мөслим («Авыл утлары») район газеталарында әдәби хезмәткәр.

1970–1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслим авылындагы укыту-консультация бүлеге мөдире. 1972–1981 елларда «Авыл утлары» газетасы мөхәррире.

1992–1996 елларда Мөслим үзәк китапханәсе директоры.

Иҗаты

«Оҗмах ишеге төбендә» (1970) исемле беренче пьесасы дөнья күргәч, аның Әлмәт, Минзәлә, Оренбург татар драма театрлары белән актив хезмәттәшлеге башланып китә. Бу театрлар сәхнәсендә Ф.Садриевның «Их сез, егетләр!» (1976 елда куела), «Ач тәрәзәң» (1978), «Кондырлы кодачасы» (1981 елда куела), «Тозлы бал» (1988), «Аяз көнне яшен» (1989), «Яшьләй сөйгән ярлар» (1991), «Безнең гомер язлары» (2001), «Тәрәзәгә егет килгән» (2008) пьесалары буенча спектакльләр уйнала.

Повесть һәм хикәяләре тупланган «Шаһзаманов эше» (1989), «Адәм әүлиясе» (1997), «Көлми торган кеше» (2004) җыентыклары авторы.

Әсәрләрендә Ф.Садриев чынбарлыктагы тискәре күренешләрдән көлә, ялагай, комсызларның сатирик образларын тудыра, уңай геройларның характерларын юмор белән сурәтли.

«Таң җиле» (1993) романы сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар кичергән өлкән буын хатын-кызларга багышлана. «Бәхетсезләр бәхете» (1–3 том, 2001–2007) роман-трилогиясе тоталитар режим шартларындагы шәхес фаҗигасен ачып бирә.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2010).

Әсәрләре

Безнең гомер язлары. Казан, 2005.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.

Галимуллин Ф. Гыйбрәтләр алсак иде... // Казан утлары. 1993. № 1.

Мәйдан: махсус чыгарылыш. 2004. № 2.