Биографиясе

1937 елның 27 марты, БАССРның Гафури районы Ялгыз Каен авылы – 2023 елның 26 феврале.

Башкорт университетын тәмамлаганнан соң (1967 ел), Кырмыскалы районы мәктәпләрендә укыта.

1968 елдан Уфада яши. «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, 1975 елдан «Пионер» журналы редакциясендә бүлек мөдире, бер үк вакытта, 1975–1988 елларда, Башкортстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә өлкән мөхәррир.

1991–1993 елларда «Кызыл таң» газетасында күзәтүче, 1993–1997 елларда «Zaman-Bashkortostan» газетасы хәбәрчесе.

2004 елдан Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең татар язучылары секциясен җитәкли, 2011 елга кадәр әдәби консультант.

Иҗаты

«Йәшлегем йөҙө» (Уфа, 1980), «Һаумы, мәктәп!» (Уфа, 1983) җыентыкларына кергән беренче шигырьләре, нигездә, комсомолга, эшче яшьләр темасына багышлана. «Ыласындар бейек оса» (Уфа, 1981), «Ҡыйғаҡ-ҡыйғаҡ ҡаз ҡысҡыра» (Уфа, 1985), «Һүнгән йондыз яҡтыһы» (Уфа, 1988), «Батырлар кайда туа?» (Уфа, 1996), «Ташламачы, мәхәббәтем» (Уфа, 2005), «Мәхәббәт өянәге» (Уфа, 2006) җыентыкларындагы хикәя һәм повестьларында яшь геройларның яшәү рәвеше, шөгыльләре мавыктыргыч вакыйгалар аша сурәтләнә.