Биографиясе

1951 елның 13 декабрендә Казанда туган.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1973). 1975–1982 елларда Казан язу машиналары заводында, 1982–1984 елларда – «Радиоприбор» заводында икътисадчы, Татарстан китап нәшриятында (1984–1992) мөхәррир, 1992 елдан ТР Югары Советының редакция-нәшрият бүлегендә баш белгеч булып эшли.

Иҗаты

Рус телендә яза.

«Прощание с ангелом» (1991), «Странные истории. Летучий Голландец» (1998), «Конец лабиринта» (2001), «Беглец» (2007) хикәя һәм повесть җыентыклары авторы.

Р.Р.Сабиров әсәрләрендә фантазия һәм гротеск көндәлек вакыйгалар белән үрелеп бара. Автор борынгы грек мифлары темаларына, тарихи фантазияләргә, ирекле трактовкаларга мөрәҗәгать итә.

Әдәбият

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.