Биографиясе

1897 елның 29 мае, Урал губернасы, Гурьев өязе Жилая Коса авылы – 1957 елның 26 мае, Мәскәү шәһәре. Казанда җирләнә.

Башлангыч белемне туган авылы мәдрәсәсендә ала.

1919 елдан Казанда: «Кызыл Армия» газетасында әдәбият бүлеге мөдире, бер үк вакытта «Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрык» газеталарында үзенең сатирик әсәрләрен бастыра.

1921 елдан Гурьев өязендә эшли. 1932 елдан кабат Казанда, 1939 елга кадәр бухгалтер булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша, «Совет сугышчысы» газетасында хәрби хәбәрче була.

Балалар өчен «Кем көчле?» (1949 ел), «Нәниләр китабы» (1953 ел), «Иң күңелле чак» (1957 ел; 2 басма 1997 ел), «Сабан туенда» (1953 ел; русчага тәрҗемәсе «На Сабантуе», 1958 ел), «Сөенеч» (1972 ел), «Сара мәктәпкә бара» (2007 ел) шигырь җыентыклары авторы.

Рәхмәтнең шигырьләре форма җыйнаклыгы, фикер һәм хиснең балалар рухына ярашлы, табигый, көчле яңгырашлы булулары белән аерылалар.

Әдәбият

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. Казан, 1984.