Эчтәлек

Биографиясе

1905 елның 18 (31) декабре, Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзерге Ютазы районы Бәйрәкә авылы – 1989 елның 13 ноябре, шунда ук.

Туган авылы мәдрәсәсендә укый.

1925 елдан Казанда яши. «Авыл яшьләре» журналы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында (1931–1934 еллар) эшли.

1934 елда контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына, 5 елга сөргенгә сөрелә (1957 елда аклана).

1938 елдан туган авылында яши, урта мәктәптә укыта.

«Буразналар берләшкәндә» (1931 ел) повесте, «Тозсызлар» (1932 ел), «Шатлыклы көз» (1933 ел) хикәяләр җыентыклары авторы.

Автор – Ә.М.Шәрипов