Биографиясе

1941 елның 15 июле, Шөгер районы Федотовка авылы, хәзер Лениногорск районы Аланлык авылы – 2021 елның 6 сентябре, Казан.

Казан университетын (1967) һәм А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1981) тәмамлый.

1967 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир. 1972–1977 елларда ТАССР Язучылар берлегендә әдәби консультант, 1978–1979 елларда «Казан утлары» журналында проза бүлеге мөдире.

1979–1987 елларда Мәскәүдә: РСФСР Язучылар берлегендә милли әдәбиятлар буенча консультант, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы сәркәтибе.

1987–992 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире.

1992 елдан ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында (2007 елдан ТРның 1 нче класслы дәүләт киңәшчесе).

Иҗаты

Әдәбиятка 1960 еллар уртасында килеп кергән Гәрәй Рәхим халык җыры традицияләренә якын үзенчәлекле шигъри интонациясе, лирик кичерешләргә, фәлсәфи уйлануларга, шул ук вакытта публицистик яңгырашка һәм нечкә юморга корылган шигырьләре белән җәлеп итә.

«Вәгъдә» (1967), рус теленә тәрҗемәдә «Цветочная калитка» (Мәскәү, 1973), «Зирекләрнең кара бөдрәләре» (1976), «Мәхәббәтем турында җыр» (1982), рус теленә тәрҗемәдә «Напевы курая» (Мәскәү, 1983), «Моңнарым» (1987), «Үз җиремдә үз җырым» (1987), «Замандашларыма ачык хат» (1999), рус теленә тәрҗемәдә «Сабантуй моей мечты» (2003); балалар өчен «Чәчәк такыя» (1981), «Тимер торна» (1993) шигъри җыентыклар авторы.

Гәрәй Рәхимнең чәчмә әсәрләре, юмористик хикәяләре, публицистикасы «Көннәр язга авышкач» (1978), «Туган йортта» (1983), «Иптәшләр үзебезнеке» (1988), «Татлы сагышларым» (1991) җыентыкларына тупланган.

М.Гафуриның «Кара йөзләр» әсәре буенча Б.Мөлековның «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсына либретто (Татар опера һәм балет театрында 1981 елда куела; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1984), төрки халыклар тарихын чагылдырган күп серияле «Борынгы Болгарны сагыну» («Сага древних Булгар», 2005) нәфис фильмының сценарий авторы.

«Татар балалар поэзиясе антологиясе»н (1980), «Татар поэзиясе антологиясе»н (1–2 китап, 1992) төзүче, «Әдәбият энциклопедиясе сүзлеге»нең («Литературный энциклопедический словарь», Мәскәү, 1987) татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы.

М.Львов, Д.Көгелтдинов, Р.Бикбаев әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әсәрләре рус, инглиз, немец, венгр һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

ТАССР (1980), Литва ССР (1984), Башкортстан Республикасы (1997) Югары Совет Президиумнарының Мактау грамоталары, медаль белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 2001–2002.

Птица радости: стихотворения. М., 1986.

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Нурлы һәм моңлы шигырьләр // Сайланма әсәрләр. Казан, 1998. Т. 4.

Галиев М. Чын исеме – Гөргери // Казан утлары. 2001. № 7.

Филиппов А. Гөргери // Казан утлары. 2006. № 3.

Автор – Г.М.Габделхакова