Биографиясе

1921 елның 28 феврале, Казан – 2007 елның 15 октябре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1949). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1950–1953 елларда «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә эшли, 1953–1955 елларда «Комсомольская правда» газетасының махсус хәбәрчесе. 1950 еллар ахырыннан «Литературный Татарстан» альманахы мөхәррире, 1955–1965 елларда ТАССР Язучылар берлегенең рус секциясе консультанты.

Иҗаты

Беренче шигырьләре армия һәм фронт газеталарында басыла башлый.

«Всегда в пути» (1954), «Родные просторы» (1958), «Возвращение» (2004) исемле җыентыкларга кергән шигырьләр – «фронт юллары җырлары», Ватанга, хатын-кызга, табигатькә лирик мәхәббәтне белдерү. Алар образларның реалистик символикасы белән аерылып торалар.

«На дальней заставе» (1952), «Птицы улетели» (1962), «Слушай мои позывные» (1965), «Звёзды не гаснут» (1967), «Вернитесь, аисты» (1970) исемле чәчмә әсәрләрендә солдатның хәрби батырлыгы темасына мөрәҗәгать итә.

Автобиографик жанрда язылган «И так же падал снег» (1981), «Затмение» (1990) әсәрләр циклы, туган җир турында повесть һәм хикәяләр, Татарстан төзүчеләре һәм нефтьчеләре турында очерклар авторы.

Рус теленә Х.Туфан, А.Расих, Карәхмәт һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): биобиблиографический словарь. Казань, 2004. Т. 2.

Автор – И.И.Андреева