Биографиясе

1630 еллар, Казан өязе Чыты авылы, башка мәгълүматларга караганда, Колай авылы – XVIII йөз башы, хәзерге Лениногорск районы Иске Иштирәк авылы дип фаразлана.

Казан арты мәдрәсәләренең берсендә белем ала. 1670 елларда Болгар шәһәре тирәсендә яши, дини-агарту эшләре белән шөгыльләнә. Шуның өчен рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә.

1699 елда гаиләсе белән Иске Иштирәк авылына күчә һәм, кайбер мәгълүматларга караганда, вафатына кадәр шунда яши.

Иҗади мирасы

Мәүла Колый – төрки суфи шагыйрьләр Ә.Ясәви һәм С.Бакыргани традицияләренең дәвамчысы. Мәүла Колыйның бөтен иҗаты аларның идеяләре белән сугарылган.

XX йөз ахырында табылган «Береккәннәр сыйфаты» һәм «Хәләл нәфкъә эстәгәнләр сыйфаты» («Хәләл ризык эстәүчеләр») поэмаларының авторы. Әсәрләрнең икесе дә безнең көннәргә тулаем рәвештә килеп җитмәгән: беренчесенең берничә бите юк, икенчесенең баштагы өлеше генә сакланган.

Мәүла Колыйның 100 дән артык шигыре (3800 юлга якын) мәгълүм. Алар биш күчермәсе сакланган «Хикмәтләр» исемле кулъязма җыентыкка кертелгән (1669–1670; бүтән мәгълүматларга караганда, 1678–1679).

Җыентыкны 1925 елда фольклорчы Ф.Туйкин таба һәм бу хәбәрне «Кызыл Татарстан» газетасында бастыра (1926 елның 26 октябре).

Күчермәләрне өйрәнгән әдәбият галиме Г.Сәгъди шигырьләрнең бер өлешен (400 строфа чамасы) «Вестник Научного общества татароведения» журналында бастырып чыгара (1927, №7).

1950–1960 елларда кайбер шигырьләре татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Тулырак басмалар К.С.Дәүләтшин һәм М.В.Гайнуллин тарафыннан әзерләп бастырыла.

Шигърияты

Мәүла Колый шигырьләрен тирә-як һәм анда яшәгән кеше, яшәү һәм үлем турындагы уйланулар тәшкил итә. Шагыйрь фикерләвенчә, дөньяда һәр нәрсәнең башында Аллаһ тора. Дөньяны ул тирән мәгънәгә ия булган китап рәвешендә күзаллый. Кешенең максаты – шул китапны өйрәнү: «Күр ислямны, ни гаҗәп – Мәгънә тулук бер китап; Бак галәмгә кыл хисап, Гыйбрәт тулуг галәми».

Мәүла Колый кешенең әхлакый йөзен ислам нигезләреннән чыгып бәяли һәм аңа зур әһәмият бирә. Аныңча иң мөһим сыйфатлар арасында – ата-анага хөрмәт, балаларны кайгырту, мескеннәргә карата мәрхәмәтле булу һәм, билгеле, яшәү чыганагы – хезмәт.

Җәннәткә керү өчен Аллаһның хуплавына лаеклы эш – игенчелек дип фаразлана:

Игенчелек – галәмада изге аты,
Нигъмәт йийләр мөэмин, кяфир – юктыр каты.
Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты,
Игенчелек – гали эшдер – кыйлыр булсаң.

Мәүла Колыйның игелекләр турында уйланулары суфилар турындагы фикерләре белән аваздаш. Аның карашынча суфи – югары әхлаклы, тирән уйлый торган, белемгә ия булган идеаль кеше. Күңел бушлыгын суфи битлеге белән каплаучы, икейөзле, үз-үзен генә яратучыларны шагыйрь тәнкыйтьли. Дөньяга дан җырлап, игелекле тормышка өндәп, ул тормыш-яшәешнең «мәңгелек дөньяга» таба юлда кыска гына бер тукталыш икәнен, фани икәнлеген дә онытмый:

Үлем эше катигъ эшдер, белгел аны,
Бу дөнъйа барчаларга ирер фани.
Терек куймаз, илтәр барча – сәне, мәне,
Җефетләрне тол кыйлгусы ушбу үлем.

Шигырьләренең күбесе 4 юллык строфа белән язылган. Гадәттә, алар аааб, вввб схемасы буенча рифмалаштырыла; кайвакытта һәр строфаның соңгы юлы кабатлана.

Сурәтләү чараларыннан Мәүла Колый антитезаны, риторик мөрәҗәгатьне, символларны яратып куллана. Әсәрләренең теле гади, аңлаешлы.

Мәүла Колыйның тормышы һәм иҗаты Ф.К.Туйкин, Г.Г.Сәгъди, К.С.Дәүләтшин, Ш.Ш.Абилов, Х.Й.Миңнегулов, М.И.Әхмәтҗанов һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә.

Әсәрләре

Хикмәтләр. Казан, 2001.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т. 1.

Дәүләтшин К. Борынгы татар әдәби мирасы. Мәүлә Колый хикмәтләре. Эстәрлетамак, 2002.

Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. Казань, 1999.

Кадирова Э.Х. Язык хикметов татарского поэта XVII в. М.Кулыя. Казань, 2003.

Автор – Х.Й.Миңнегулов