Биографиясе

1905 елның 2 (15) гыйнвары, Казан губернасы, Мамадыш өязе Тулбай авылы — 1980 елның 11 июне, Казан, туган авылында җирләнә.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1937).

1921 елдан Себердә: шахтёр, Андреевка руднигы каршында ачылган татар мәктәбендә укытучы.

Свердловск шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач (1924), Тобол округы Тукыз авылында уку йорты мөдире, Тобол шәһәрендә балалар йорты мөдире, округ комсомол комитеты инструкторы.

1929 елдан Донбасс металлургия заводында прокатчы, Днепрогэс төзелешендә бетон салучы.

1932–1933 елларда Мәскәүдә яши, «Эшче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1937–1938 елларда «Совет әдәбияты» журналында җаваплы сәркәтип.

Бөек Ватан сугышы елларында «Сугышчан чакыру», «Алга, дошман өстенә!», «Ватан бәхете өчен» кебек фронт газеталары хәбәрчесе.

1946–1948 елларда Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире.

Тулбай авылында Шәйхи Маннурның мемориаль музей-китапханәсе. Экспозиция фрагменты: Ш.Маннурның шәхси әйберләре

Иҗаты

Маннурның беренче шигырьләре 1923–1924 елларда Себердә, Уралда чыккан газета-журналларда басыла башлый.

Язучы «Чуен ташкыннар» (1930) поэмасында беренче бишьеллык эшче-ударниклары образларын тудыра. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү темасы «Гайҗан бабай» (1934) һәм «Меңнән бер кичә» (1935) поэмаларында чагылыш таба.

Татар әдипләре арасында Бөек Ватан сугышы темасын яктыртуда «Казан кызы» (1946) поэмасы күренекле урын алып тора.

1960–1970 елларда Маннур, нигездә, проза жанрында гына иҗат итә. М.Җәлилгә багышлап «Муса» (1968; 2 нче басма 1975; русчага тәрҗемәсе М., 1983) романын бастыра.

Үзенең, авылдашларының, балачак дусларының тормышыннан алып «Агымсуларга карап» (1974; русчага тәрҗемәсе «Глядя на текучие воды», 1991) автобиографик повестен яза.

Балаларга багышланган шигырь һәм поэмалары тупланган «Нәниләргә, дәүләргә» (1965), «Кызларга һәм малайларга» (1984) җыентыклары бала психологиясенең нечкәлекләрен, аларның әйләнә-тирәдәге тормышны кабул итү үзенчәлекләрен аңлап иҗат итүе белән аерылып тора.

Маннур халыкчан тел бизәкләренә бай хикәяләү стиленә ия каләм остасы буларак таныла. Ул А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.А.Крылов, Т.Г.Шевченко, Ш.Руставели, Җамбул әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре                              

Сайланма әсәрләр. К., 1951;

Күңел йомгагы: 2 китапта. К., 1968–71;

Уткүз. К., 1986.

Әдәбият       

Закир М. Туган як һәм әдип кадере // Казан утлары. 2005. № 1;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.