«Жалейка» (1908), «Тормыш юлыннан» («Дорогой жизни», 1913), «Мирас» («Наследство», 1922), «Чын йөрәктән» («От сердца», 1940) шигырь җыентыклары, «Курган» (1910), «Оресса елгасында» («Над рекой Орессой», 1933) һәм башка поэмалар, «Таланган оя» («Разорённое гнездо», 1913), «Мондагылар» («Здешние», 1924) пьесалар авторы.

1941 елның октябреннән 1942 елның июненә кадәр Печище авылында эвакуациядә була. Биредә ул «Малай һәм лётчик сугышта» («Мальчик и лётчик на войне»), «Тормыш янә ирекле һәм бәхетле булыр» («Жизнь снова станет вольной и счастливой») шигырьләрен, «Тугыз усак казык» («Девять осиновых кольев») поэмасын (төгәлләнмәгән) яза.

Радиодан, 1942 елның мартында Белоруссия ССР Фәннәр Академиясенең Казанда узган сессиясендә чыгышлар ясый.

Янка Купала. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

1975 елда Печищеда Купала Янка музей-фатиры ачыла.

Әсәрләре

Сочинения: в 3 т. М., 1982.

Әдәбият

Нури З. Янка Купала һәм аның иҗади варислары // Казан утлары. 1972. № 7.

Берюзкин Г.С. Мир Купалы. М., 1973.