Биографиясе

1845 елның 29 июле, хәзерге Казакъстан Республикасының Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Абай районы Каскаболак авылы — 1904 елның 23 июне, Балачакпак җәйләве, хәзерге Казакъстан Республикасының Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Җидебай авылында җирләнә.

Каркалы округы өлкән солтаны Конанбай Үскенбаев улы.

10 яшеннән Семипалатинск мәдрәсәсендә укый (мөдире Әхмәт Риза), бер үк вакытта рус мәктәбенә дә йөри.

Коныр-Кокчин волосте бие итеп сайлап куела; 1885 елда волость биләре җыелышында биш өяздән «Семипалатинск казакъларының төбәк белән идарә итүне яхшырту буенча теләкләре» комиссиясе рәисе итеп тәгаенләнә.

Иҗаты

Мәдрәсәдә укыган елларда яза башлый. Конанбаев гаять тирән белем иясе була. Шәрекъ дин галимнәре тәфсиреннән файдаланып, мантыйк һәм мөселман фикъһе нигезләрен, әт-Табари, Рабгузи, Рәшидеддин, татар тарихчысы Ш.Мәрҗани һ.б.ларның тарихи хезмәтләрен өйрәнә. Әсәрләренең ахырына Кокпай Җантасов дигән иптәшенең исемен куя.

Иҗади активлыгының иң югары ноктасы 40 яшенә туры килә. Шуннан соң гына Абай псевдонимын куллана башлый.

Конанбаев — лирик һәм сатирик шигырьләр, «Мәсгуд» (1887), «Әзим кыйссасы» («Әзiм», 1901), «Искәндәр» («Ескендiр», 1901) поэмалары авторы. «Нәсыйхәт сүзләре» («Гакълия») исемле фәлсәфи-әхлакый әсәрендә шул замандагы казакъ җәмгыятенең төрле катлаулары тормышы, төрле характердагы актуаль мәсьәләләр сәнгати чагылыш таба. Анда татарлар турында Конанбаев: «... алар яхшы солдатлар; алар яхшы укучылар, эшли беләләр», — дип яза. Әсәрләрендә әдип казакъларны, традицион күчмә терлекчелек белән көн күрүдән тыш, игенчелек белән дә шөгыльләнергә, төрле һөнәрләр өйрәнергә, дөньяви белем алырга чакыра. Икътисади үсешкә, мәдәнияткә һәм прогресска илтәчәк юлны ул гомуми бәхеткә китерүче гадел хезмәттә күрә.

Конанбаев А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.А.Крылов, И.Гёте, А.Мицкевич һ.б. әсәрләрен казакъ теленә тәрҗемә итә. А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романындагы «Татьяна хаты»н көйгә сала, һәм ул популяр булып китә. Конанбаев үз шигырьләренә дә көйләр яза. Аның думбра һәм кубыз өчен язылган көйләре һәм җырлары бүген дә билгеле. Конанбаевның шигырьләре телдән телгә күчеп тә, язма рәвештә дә тарала, 1886 елдан атна саен чыга торган «Акмолинские ведомости» газетасының казакъ телендәге кушымтасында басыла. Беренче китабы 1909 елда нәшер ителә.

Конанбаев әсәрләре 60 телгә (шул исәптән татарчага да) тәрҗемә ителгән. Аның иҗади мирасы ХХ йөз башы татар әдипләренә дә йогынты ясый. Конанбаевның шигъри җыентыклары Казанда 1947 һәм 1981 елларда татар телендә басылып чыга.

Истәлеге

1961 елдан Караганда өлкәсендәге шәһәр, Алма-Атадагы Казакъ милли педагогика  университеты, Казакъ милли опера һәм балет театры һ.б. Абай исемен йөртә.

Казакъстан Республикасының берничә шәһәрендә Абай музейлары эшли.

Әсәрләре

Казакъ акыны Ибраһим Күнанбай уғлының өлеңi. СПб., 1909;

Абай тирмәсе. Оренбург, 1916;

Абай Конанбай өлеңнерi. К., 1922;

Тандамалы өлеңнер. Таш., 1922;

Шигырьләр һәм поэмалар. К., 1947;

 Өлеңдер мен поэмалар. Аудармалар мен кара сөз: 2 т. Алматы, 1977;

Шигырьләр, поэмалар һәм Хикмәтле сүз. К., 1981;

Лирика и поэмы. М., 1940.

Әдәбият

Ибраһимов Г. Телләре башка булса да, күңелләре бер // Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре. К., 1924;

Сильченко М.С. Творческая биография Абая. А.-А., 1957;

Ауэзов М.О. Мысли разных лет: Исслед. и статьи. А.-А., 1961;

Ауэзов М.О. Абай Кунанбаев: Статьи и исслед. А.-А., 1967; Абай энциклопедиясi. Алматы, 1990.

Авторлар — Л.Х.Хәмидуллин, А.М.Ахунов