Эчтәлек

1775 ел, Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе Түбән Карамалы авылы – 1845 ел, Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе Кормантау авылы.

Татар һәм фарсы телләрендә яза.

Казан губернасы Казан өязе Иске Ашыт авылы мәдрәсәсендә укый. Казан губернасы Мамадыш өязе Югары Ошма (1803–1830), Ак чишмә (1810), Олыяз (1815) авылларында имам булып тора.

1830 елда Оренбург губернасына күчә, Кормантау авылы мәдрәсәсендә илаһият фәннәре укыта.

«Нәсыйхәте Шәһре Казан» (фарсы телендә), «Мөһиммәт ас-сыйбъян» («Сабыйларның бурычлары», 1810), «Тәгъриф әл-вилдан» («Балаларга аңлатма», 1815) исемле үгет-нәсыйхәт белән сугарылган шигырь һәм поэмалар авторы.

Әсәрләрендә әхлакый-фәлсәфи проблемаларны, тәрбия, кешеләр арасындагы үз­ара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен күтәрә.

Лирик шигырьләр циклын яза (бүгенгә табылмаган).

Колмөхәммәднең иҗатын М.И.Әхмәтҗанов, Г.Н.Зәйниева өйрәнә.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 том.

Әхмәтҗанов М.И. Татар кулъязма китабы. Казан, 2000.

Зәйниева Г.Н. Шагыйрь Кол Мөхәммәд тормышына караган яңа мәгълүматлар (XVIII йөз ахыры – XIX йөз башы) // Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре. Казан, 2002.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов