Эчтәлек

Чын исеме Мөхәммәдәмин бине Сәйфулла Сабави-Наласави.

XVIII йөзнең 2 нче яртысы, Казан губерниясе, Мамадыш өязе Байлар Сабасы авылы — 1833 ел, Каһирә.

Нократ губернасының Малмыж өязендәге Мәчкәрә авылы һәм Бохара (XVIII йөз ахыры) мәдрәсәләрендә укый.

Аннан кайтып, Казан өязе Наласа авылында имам-хатип һәм мөдәррис була.

1826 елда Россиядән Төркиягә китә, Мисырда яши, Мәккәгә хаҗ кылырга бара.

Бохарада үзе белән бергә укыган Г.Курсавиның рационалистик карашлары тарафдары. Татар дин әһелләре Фәтхулла Урави, Фәез Кышкари, Байморат Мәңгәриләр белән ул заманда кискен төс алган дини мәсьәләләр хакында бәхәсләшә (мәсәлән, Урта Идел буенда кичке (ястү) намазны уку кирәклеге турында).

Кулъязма хәлендә сакланган, гарәп телендә язылган «Мәгъдән әл-мәкасыйд» («Максатлар чыганагы») исемле фәлсәфи хезмәт һәм Наласа авылыннан Фәхретдин Баязит ишан турында сатирик шигырьләр (шул исәптән Шәмсетдин Кышкари белән бергә язылганнары да бар) авторы.

Р.Фәхретдин Каваметдин Болгари хезмәтләрен әл-Газали һәм Г.Курсави әсәрләре рәтенә куя.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1989;

Фәхретдин Р. Асар. Оренбург, 1904. 1 җилд, 6 җөзья.

Автор М.В.Гайнетдинов