Эчтәлек

1772 елның 3 феврале, Казан – 1803 ел, шунда ук.

Казандагы бай сәүдәгәрләр нәселе варисы. 1800 елдан Мәскәү язучылары даирәсенә керә, 1802 елда Петербургтагы Тел, фәннәр һәм сәнгать сөючеләр ирекле җәмгыятенә алына.

Казан һәм аның тирәсе белән «Громвал» (Зилант-елан турында легенда) балладасы мотивлары, «Сон» элегиясе (Кизик монастыре, Хижица телгә алына), «В трех верстах от Казани»  әсәре тыгыз бәйләнештә.

Тулаем алганда Г.П.Каменев иҗаты (элегия, баллада, юллама, сентименталь повестьлар) романтик характерда. Аның балладалары В.А.Жуковский иҗатына зур йогынты ясый.

Г.П.Каменев – әдәби тәрҗемәләр авторы.

Аның әдәби мирасын А.С.Пушкин югары бәяли.

Әдәбият

Бобров Е.Первый русский романтик Г.П.Каменев // Исторический вестник. 1903. Т. 43, № 8.

Чтения, посвященные 225-летию со дня рождения Каменева... Казань, 1997.

Валеев Э. Судьбою прерванный полет... Казань, 2001.

Автор – А.Н.Пашкуров