Биографиясе

1947 елның 4 июне, Свердловск өлкәсенең Ревда шәһәре – 2021 елның 20 июле, Мурманск шәһәре.

Казах университетын тәмамлый (1973). Рус телендә яза. Яшьли сукырая. Алма-Атада яшәп, беренче шигырьләрен матбугатта 1970 елларда бастыра башлый.

Иҗаты

Әхтәмова – «Көйгән йөрәк» («Обожжённое сердце», 1994), «Язмышлар һәм хакимнәр» («Судьбы и судьи», 1997), «Алтын минем дәшмәвем» («Золотое моё молчание», 2006) исемле шигырь, «Яхшылык кыл» («Сотвори добро», 1993) тәрҗемә, «Күңел күзе» («Свет прозрений моих», 2001), «Хәтер тәрәзәсе аша» («Через окно воспоминаний», 2001) исемендәге очерк һәм хикәя җыентыклары, «Мадам Сидорова» (2004) романы авторы.

Казах, әрмән, төрек, немец телләреннән, шулай ук татар шагыйрьләреннән М.Хөсәен, С.Сөләйманова, Г.Афзал, К.Булатова, Р.Миңнуллин шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

2001 елдан Мурманск өлкәсенең Апатиты шәһәрендә яши.

Әдәбият

Поэт и прозаик Роза Захаровна Ахтямова: (К 60-летию со дня рождения): Библиографичесский указатель. М., 2007.