Биографиясе

1859 елның 20 июне, Казан – 1927 елның 9 сентябре, шунда ук. 

1869 елдан хәреф җыючы өйрәнчеге, 1873 елдан Казан университеты басмаханәсендә хәреф җыючы, рус, немец, француз, грек, татар, монгол, Европа телләрендәге текстларны җыярга өйрәнә, татар телендә иркен сөйләшә.

1881 елдан Казан губерна идарәсе басмаханәсендә хәреф җыючы.

1888 елдан Вечеслав Г.М. ташбасмаханәсе идарәчесе.

И.Н.Харитонов эшчәнлеге нәтиҗәсендә басмаханә заказчылар арасында абруй казана һәм керемен арттыра.

И.Н.Харитонов басмаханә эшен өйрәнүне дәвам итә, гальванопластикны, шрифтлар коюны, ксилография, цинкография, китап тышлау эшен үзләштерә.

1896 елда үз басмаханәсен ача, анда хәреф кою һәм китап тышлау цехын оештыра.

1902 елда басмаханә эшен өйрәнергә Вена, Дрезден, Лейпциг, Берлинга бара.

Харитонов басмаханәсендә беренче тапкыр татар шрифтлары реформасы башлана. Г.Камал һәм И.Юзиев катнашында гамәлгә кертелеп, алар татар наширләре арасында гына түгел, Урта Азия, Якын һәм Урта Көнчыгышта да абруй казана.

Татар китапларында иллюстрацияләр куллану, китап бизәлешен яхшырту И.Н.Харитонов исеме белән бәйле.

И.Н.Харитоновның казанышларына бәя биреп, Г.Камал ул «мөселман басмасын яңа юнәлешкә чыгарды, аны дөньяның алдынгы халыклары басмасы дәрәҗәсенә күтәрде», дип яза.

Г.Ибраһимов, Ф.Хәмиди, Ә.Максуди, И.Казаков, Ш.Әхмәров, Г.Нугайбәк, Ш.Шаһидуллин һәм башкалар басмаханәнең заказчылары була.

И.Н.Харитонов рус басмаханәсе эшен дә алга җибәрә. Аның рәсемнәре буенча ясалган һәм хәреф коюда аның рус шрифтлары Казанның басма йортларында гына түгел, башкала басмаханәләрендә дә киң кулланыла.

Нәшир Иван Харитонов. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974.

Иван Николаевич Харитонов // Камал Г. Әсәрләр. Казан, 1951. Т. 2.

Автор – Г.Г.Габделганиева