Биографиясе

1910 елның 22 апреле (5 мае), Уфа губернасы, Минзәлә өязе Иске Дөреш авылы – 1967 ел, Пермь шәһәре.

Алабуга педагогика техникумын тәмамлаганнан соң, укыта.

«Эшче» (Мәскәү) газетасы белән хезмәттәшлек итә, Мәскәү чит телләр педагогика институтында укый.

Иҗаты

1927 елда «Азат хатын» журналында «Буранлы таң» исемле беренче хикәясе дөнья күрә.

Матбугатта шигырьләре, поэмалары, очерклары басыла.

«Межасыз шигырьләр» (1932 ел), «Яз шатлыгы» (1966 ел) исемле шигырь китаплары авторы.

Поэзиясенә эмоциональлек, нечкә лиризм хас.