Биографиясе

1939 елның 5 маенда Сарман районы Яхшыбай авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1969).

1962 елдан КПССның Сарман райкомында (1970–1991 елларда пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире) эшли.

1991–1993 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.

Иҗаты

Әсәрләре республика газета-журналларында 1962 елдан бирле басылып килә.

Балалар өчен «Тылсымлы шакмаклар» (1984), «Кикринур – гаҗәп әтәч» (1985), «Ишегалды» (1990) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Форма ягыннан җыйнак, җиңел истә кала торган шигырьләрендә шагыйрь балаларны кыю, гадел, мәрхәмәтле булырга өнди.

Д.Х.Гарифуллин борынгы кулъязмаларны, фольклор әсәрләрен җыйнап матбугатта бастыра; татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында публицистик мәкаләләр, очерклар авторы.

Әсәрләре

Мең дә бер робагый. Казан, 1997.

Әдәбият

Акмал Н. Энә белән кое казый ул // Мәдәни җомга. 1999. 7 май.