Биографиясе

1934 елның 10 июле, Норлат, хәзерге Яшел Үзән районы Норлат авылы –- 2005 елның 7 апреле, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1957 ел), «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли.

1959 елдан Мәскәүдә яши.

1964–1967 елларда «Советский писатель» нәшриятында, 1967–1991 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсендә, бер үк вакытта 1986–1994 елларда Әдәбият институтында эшли.

1997 елдан Рәсәй Фәннәр Академиясенең Дөнья әдәбияты институтында.

Иҗаты

Хезмәтләре XX йөз татар әдәбиятына (Г.Тукай, Г.Исхакый, З.Вәлиди, С.Максуди, М.Гафури) карый.

«ХХ йөз татар әдәбияты» очеркы (2001 ел) авторы.

Рус теленә татар шагыйрьләре Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Гафури, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Х.Туфан, Г.Кутуй, Ә.Ерикәй, С.Хәким, Г.Афзал, З.Нури, төрки телле шагыйрьләр Н.Хикмәт, Мәхтүмкүли, Җамбул, М.Кәрим шигырьләрен, Г.Әпсәләмовның «Ак төннәр» повестен (1959 ел) тәрҗемә итә.

Әдәбият

Гаффар Ә. Игелекле эш кешесе // Казан утлары. 1984. № 3;

Мустафин Р. Поэтическая интонация переводчика // Образ времени. Казань, 1981.