Биографиясе

1942 елның 1 мае, Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылы – 2012 елның 6 октябре, Казан.

Лениногорск сынлы сәнгать училищесын тәмамлый (1966 ел).

Заводта токарь, урта мәктәптә рәсем укытучысы булып эшли.

Иҗаты

Әсәрләре 1960 елларда басыла башлый.

«Тагын күченәбез» исемле хикәяләр җыентыгы (1969 ел), «Сүзсез җыр» (1972 ел), «Габделхак» (1984 ел), «Адашкан җаннар» (1993 ел) повестьлары авторы.

Әсәрләренә фәлсәфилек хас, әхлак мәсьәләләре кискен куела.

Әдәбият

Вәлиев М. Учагың сүрелмиме? // Учагың сүнмәсен. Казан, 1988.