Биографиясе

1920 елның 3 апреле, Казан губернасы, Казан өязе Кушлавыч авылы – 1996 елның 26 июле, Казан.

Казан финанс-икътисад техникумын тәмамлаганнан соң (1939 ел), Юдино һәм Дөбъяз районнарында, Казанда салым инспекторы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1942 елның сентябрендә Майкоп шәһәре янында барган бәрелешләрдә каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Фашист концлагерьларындагы (Польша, Германия) авырлыкларны үз җилкәсендә кичерә.

1945 елның мартында Америка гаскәрләре тоткынлыктан азат иткәннән соң, совет эвакогоспиталенә озатыла.

1945 елның октябрендә Казанга әйләнеп кайта.

1946–1970 елларда (бүленеп) ТАССР Финанс министрлыгы оешмаларында эшли.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1937 елда басыла.

Ә.К.Галиев – «Сөю» (1940 ел), «Кыен юл» (1958 ел), «Тормыш бакчасында» (1960 ел) исемле шигъри җыентыклар авторы.

1960 еллардан, нигездә, проза өлкәсендә иҗат итә.

Фашист тоткынлыгының газаплары автобиографик характердагы «Йолдызлар шаһит» (1968 ел), «Һәр солдатның үз язмышы» (1991 ел) повестьларында чагылыш таба.

Финанс оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә багышланган «Намус кушканча» (1982 ел) , «Җәза озак көттермәде» (1994 ел) повестьлары да әдипнең тормыш тәҗрибәсеннән алынган. «Авылдашлар» (1995 ел) романында фәлсәфи-психологик анализ аша кешенең эчке дөньясы ачып бирелә.

Әдәбият

Расих А. Язучы турында берничә сүз // Социалистик Татарстан. 1970. 5 апр.;

Гыйләҗев А. Борма юллар үтеп // Социалистик Татарстан. 1990. 1 апр.;

Галимуллин Ф. Авылдашлар кемнәр алар? // Шәһри Казан. 1993. 3 апр.

Автор – Г.М.Габделхакова.