1902 ел, Тәтеш өязе Ямбакты авылы – 1941 ел.

1923–1925, 1928–1934 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә эшли (1928–1932 елларда җаваплы сәркәтип, 1932–1934 елларда баш мөхәррир урынбасары), 1932 елда «Атака» журналының, 1934–1936 елларда «Кызылармияче» газетасының баш мөхәррире.

Татар пролетар язучылары ассоциациясенең (ТАПП) идарә әгъзасы, Татарстан совет язучылары берлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары була.

1920–1930 елларда барган әдәби процесска багышланган (шул исәптән Сирин, Г.Газиз иҗатлары турында) мәкаләләр авторы.

К.Горбунов, И.В.Сталин хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итә.

Репрессияләнә (1937 ел); үлгәннән соң аклана (1958 ел).

Автор – Т.Ш.Гыйләҗев.