Биографиясе

1893 елның 24 марты (5 апреле), Лаеш өязе Олы Елга авылы – 1952 елның 16 мае, Казан.

«Касыймия» (1910–1912 еллар), «Хөсәения» (1912–1914 еллар) мәдрәсәләрендә укый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1917–1919 елларда туган авылында укыта.

1919 елдан Казанда.

«Кызыл армия», «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында, «Игенче» журналында эшли, Идел буе хәрби округының цензоры булып тора.

1922–1924 елларда «Безнең байрак», 1924–1929 елларда «Крестьян газеты», 1929–1931 елларда «Кызыл Татарстан» газеталарында җаваплы сәркәтип.

1933 елда Казан университетын тәмамлый һәм 1939 елга кадәр Казан педагогика институтында, Казан берләштерелгән педагогика техникумында, КПСС өлкә комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институтында укыта.

Бөек Ватан сугышы елларында СССР Әдәби фондының Татарстан буенча вәкиле була, шулай ук Дәүләт музееның әдәбият бүлегендә эшли.

1946 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Иҗаты

Әсәрләре 1914 елдан башлап «Йолдыз» газетасында, «Аң» журналында басыла башлый.

«Сабан туенда» (1921 ел), «Балалык көннәремдә» (1925 ел), «Кала кешеләре булдык» (1928 ел), «М.Гали әсәрләре» (1929-1931 еллар) китапларына кергән хикәя һәм очеркларында авылда революциягә кадәр һәм 1920-1930 елларда барган социаль үзгәрешләрне тасвирлый.

«Теләнчеләр, яки бәхет эзләгәндә» (1936 ел), «Имана» (1939 ел), «Каюм Насыйри» (1945 ел, Х.Уразиков белән берлектә языла һәм Татар академия театрында куела) пьесалары, Каюм Насыйри турында язылып бетми калган роман авторы.

Хезмәтләрендә XVIII – XX йөз башы татар әдәбияты тарихы, Г.Каргалый, Г.Утыз Имәни, Г.Курсави, Акмулла, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Камал, С.Рәмиев, Ш.Камал, М.Гафуриның тормыш юллары һәм иҗатлары яктыртыла.

«Газета укучылар өчен кесә сүзлеге» (1928 ел), «Русско-татарский словарь» (1941 ел) төзүче.

Татар теленә И.С.Тургеневның «Аучы язмалары» («Записки охотника», 1936 ел), Ж.Вернның «Су астында 80000 километр» («20000 лье под водой», 1938 ел) әсәрләрен, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов хикәяләрен тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Тормыш юллары. Казан, 1940;

Г.Камал. Казан, 1941;

Сайланма хикәяләр. Казан, 1952;

Шагыйрь баскан эзләрдән. Казан, 1957;

Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.

Әдәбият

Гайнуллин М. Мөхәммәт Гали // Татар әдипләре (Иҗат портретлары). Казан, 1978;

Әмирхан Р. Тыйнак талант // Татарстан. 1993. № 3;

Рәмиев З. Талантлы язучы, күренекле галим // Казан утлары. 1993. № 3.

Автор – Р.Г.Әмирханов.