Биографиясе

1872 ел, Тәтеш өязе Иске Әнәле авылы – ?

Урман кисүдә, Кострома шәһәрендә туку фабрикасында, Ташкентта тимер юлда эшли.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Фронттан кайткач Кострома шәһәрендә, 1923 елдан туган авылында яши.

Гомере буе халык авыз иҗаты белән кызыксына, башкалардан ишеткәнне туплый бара, үзе дә сөйли.

1947 елда фольклорчылар Х.Х.Ярми һәм Х.Х.Гатина аңардан 10 әкият язып алалар, бу әкиятләр күптомлы «Татар халык иҗаты: Әкиятләр» (т.1– 3, 1977– 1981) китабына кертелә.

Әдәбият

Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994.