Биографиясе

1933 елның 8 гыйнвары, БАССРның Бүздәк районы Арслан авылы.

Башкорт һәм татар телләрендә иҗат итә.

Башкорт университетын тәмамлый (1963 ел).

1965–1969 елларда «Ленин юлы» газетасы (Туймазы шәһәре) редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1969–1994 елларда «Кызыл таң» газетасында (Уфа шәһәре) әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

1995 елдан пенсиядә.

Иҗаты

Әсәрләре 1960 елларда басыла башлый.

Шигырьләрендә якташларының образлары, туган төбәге табигате гәүдәләнә. «Йөрәк уты» (1971 ел), «Ерҙәге йондоҙҙар» (1975 ел), «Алтын туй» (1982 ел), «Күңел күҙе»  (1985 ел), «Кичер мине!» (1995 ел), «Син дә мин» (2000 ел) җыентыкларына тупланган шигырьләре татар халкының гыйбрәтле язмышы турында уйланулар белән тулы.

Ф.И.Габдрәхимовның күп кенә шигырьләре рус, чуаш, украин телләренә тәрҗемә ителгән.

Уфада яши.

Әдәбият

Хөсәен М. Табигатьтә бары да табигый // Ватаным Татарстан. 1993. 15 гыйнв.;

Мөлеков М. Керәм давыл уртасына // Тулпар. 1996. № 6.