- РУС
- ТАТ
Шагыйрә
1892 елның 26 сентябре (8 октябре), Мәскәү – 1941 елның 31 августы, Алабуга шәһәре.
«Чакрымнар» («Вёрсты», 1921), «Тау поэмасы» («Поэма Горы»), «Ахыр поэмасы» («Поэма Конца», икесе дә – 1926), «Россиядән соң» («После России», 1928) шигырь җыентыклары, «Федра» (1928) трагедиясе, «Минем Пушкин» («Мой Пушкин», 1937) эссесы, хатирәләр һәм башкалар авторы.
М.Цветаева иҗаты өчен романтик максимализм, ялгызлык, мәхәббәтнең трагик өметсезлеге мотивлары хас.
1922 елдан шагыйрә мөһаҗирлектә була, 1939 елда ватанга кайта.
ТАССРга эвакуацияләнә. 1941 елның 8 августында Алабугага килә. Эвакуацияләнгән язучылар яшәгән Чистай шәһәрендә урнашырга омтыла.
31 августта үз-үзенә кул сала.
1990 елда Алабугада әдәби музей ачыла, хәзер Цветаева М.И. мемориаль комплексы составына керә.
Марина Цветаева. Минем тормышым - каралама. 2009
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе
Собрание сочинений: в 7 т. М., 1994–1995.
Эфрон Г.С. Дневники. М., 2004. Т. 1.
Кудрова И.В. Путь комет. СПб., 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.