Биографиясе

1888 елның 5 мае, Казан губернасы, Цивиль өязе Чүти авылы – 1962 елның 21 октябре, Уфа шәһәре.

Татар, уйгыр, үзбәк телләрендә яза. Мулла гаиләсеннән.

1898–1902 елларда Буа шәһәрендә, Акъегет авылында (хәзерге Зеленодольск районы) мәдрәсәдә укый; 1907 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә.

1908 елда Оренбургка күченә, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» басмаханәсендә корректор, «Чүкеч» журналында сәркәтип булып эшли. 1909 елдан Пенза һәм Тамбов губерналары авылларында укыта; 1913 елдан Капал шәһәрендә (хәзерге Казахстан Республикасы).

1917 елдан Алма-Ата шәһәрендә газета һәм журналлар редакцияләрендә эшли, 1918–1919 елларда Жаркент шәһәрендә халык мәгарифе бүлеге мөдире; соңрак Урта Азия дәүләт университетында (Ташкент) үзбәк, уйгыр телләрен һәм әдәбиятын укыта. 1930–1932 елларда Бәшири Донбасста яши һәм эшли. 1933 елдан Уфа шәһәрендә яши.

1938 елда репрессияләнә. Срогын башта Колымада, аннан соң Башкортстан АССРның Бәләбәй районында тутыра. Акланганнан соң (1956) Уфада яши.

Иҗаты

Бәшири киң күләмле шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, очерклар, мәкаләләр авторы. «Думага хитап» исемле беренче шигырьләренең берсен «Казан мөхбире» газетасында бастыра. Аннан соңгы елларда шигырьләрен «Бәянелхак», «Казан мөхбире», «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында, «Шура» журналында бастыра. «Милләт кайгысы» (1907), «Тутый тавышы» (Оренбург, 1908), «Җуаткыч, йә Уяткыч» (Оренбург, 1909), «Хиссият бишекләре» (1913) һ.б. шигъри җыентыклар авторы.

Төп темаларын татар халкын мәгърифәткә өндәү, социаль тигезсезлекне тәнкыйтьләү, томаналыкны, фанатизмны фаш итү, гади халык язмышы, лирика тәшкил итә. 1909–1910 елларда «Шура» журналында мишәрләр һәм чуашлар тормышы турында этнографик очерклар бастыра (соңрак аерым китаплар булып чыга). Бәшири балачак истәлекләренә нигезләнеп язылган «Чуаш кызы Әнисә» (1910), «сәнәкчеләр» фетнәсе турында «Каракош явы» (1958, башкорт телендә) повестьлары, балалар өчен язылган «Шаян Фәһим» (1919), «Ефәк күлмәк» (1928) хикәяләре авторы.

Ташкентта үзбәк телендә язылган һәм басылган Бәшири хикәяләре үзбәк әдәбиятында проза жанры үсешендә зур роль уйный. Кайбер шигырьләре «Зариф Бәшири шигырьләре» (1927) җыентыгына кертелгән. Бәшири чуаш, үзбәк, уйгыр әдәбияты хрестоматияләрен төзи.

Тормышының соңгы елларында ХХ йөз башы Казан, Оренбург әдәби тормышы турында истәлекләр китабы өстендә эшли. 1968 елда мемуарларның «Замандашларым белән очрашулар» исемле кыскартылган варианты дөнья күрә.

Ике проза романы һәм шигъри романы басылмый кала.

Хезмәтләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1958.

Замандашларым белән очрашулар. Казан, 1968.

Әдәбият

Рәмиев З. Иҗаты игътибарга лаек // Социалистик Татарстан. 1988. 12 май.

Тукайлар замандашы // Казан утлары. 1998. № 6.

Гиниятуллина А.К. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиографик справочник. Казань, 1970.

Автор – З.З.Рәмиев