Биографиясе

1938 елның 26 мартында Зәй районы Түбән Лоҗы (Олыҗы) авылында туган.

Кече театр каршындагы М.С.Щепкин исемендәге югары театр училищесенең Татар студиясен (1961), ГИТИС каршындагы югары режиссерлык (1966) һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1979) тәмамлый.

1961–1963 елларда Татар академия театры артисты. 1963–1965 елларда Курчак театры һәм Казан телевидение студиясендә балалар өчен тапшырулар редакциясе режиссеры.

1970–1975 елларда Казан театр училищесендә һәм Казан мәдәният институтында укыта.

Иҗаты

Әдәби иҗат белән 1960 елларда шөгыльләнә башлый. 1966 елда Батулланың балалар өчен язылган «Исемем минем Дүрткүз» дигән беренче китабы дөнья күрә. «Төш вакытында могҗиза» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970) пьесалары Казан, Луцк, Омск, Донецк, Саратов, Кемерово, Салават, Махачкала шәһәрләре сәхнәләрендә куела. «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам, җанкисәгем» (1980) җыентыкларына кергән хикәяләре мавыктыргыч сюжетка корылулары, юморга бай булулары белән аерылып тора. Батулла әсәрләренә тормышны фәлсәфи аңлатырга омтылу хас.

1970 еллар башыннан профессиональ сәхнә өчен драма әсәрләре иҗат итә. Яшьләрнең тормыш каршылыкларын җиңеп, мөстәкыйльлеккә омтылуларын романтик күтәренкелек белән тасвирлаган «Туйлар узгач» (1973) музыкаль комедиясе, «Өчәү юлга чыктык» (1974) драмасы, «Ярым ятларга кала» (1989) комедиясе һ.б. әсәрләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә. «Кичер мине, әнкәй!» (1979) пьесасы татар драматургиясендә зур уңыш казана. 1986 елда Г.Тукай турында «Сират күпере» исемле тарихи драма яза.

Батулла үзен эпик әсәрләр язучы буларак та таныта. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» повестенда (1990) замана яшьләре проблемалары күтәрелә. «Сөембикә» (1992) романы (рус теленә тәрҗемәсе «Сююмбике», 2001) Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе Сөембикәнең фаҗигале язмышын сурәтләүгә багышланган. Коръән аятьләренең татарча тәфсирен әзерләп бастыра (2000).

Әдәбият, сәнгать, милли-сәяси проблемаларга караган публицистик мәкаләләре белән матбугатта даими басылып килә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2006) лауреаты.

Әсәрләре

Серле сандык. Казан, 1983.

Сөембикә. Казан, 1992.

Кылдан нечкә, кылычтан үткен. Казан, 1996.

Прости меня, мама! М., 1981.

Әдәбият

Фәттах Н. Беренче китап һәм балалар әдәбияты // Казан утлары. 1967. № 9.

Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.

Хатипов Ф., Тынгысыз җан // Казан утлары. 2008. №3.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин